ЯҢАЛЫКЛАР


23
март, 2020 ел
дүшәмбе

Чаллы шәһәрендә эстрада сәнгате башкаручыларының һәм ансамбльләренең "Колибри-2020" XV ачык республика фестиваль-конкурсы узды.

Бүген Татарстан Республикасы Хөкүмәте Йортында узган киңәшмәдә Татарстан Республикасы Премьер министры урынбасары – Татарстан Республикасы авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры Марат Җәббаров нәселле терлекчелекнең торышы белән таныштырды.

Акбаш авылының “Карлыгач” балалар бакчасында ата-аналар һәм балалар “Нәүрүз” бәйрәме үткәрделәр. Сабыйлар янына Нәүрүзбикә дә килде, төрле уеннар оештырдылар.

2020 елның 24 мартында «Безнең ишегалды» республика программасын гамәлгә ашыру соравы буенча иҗтимагый фикер алышулар игълан ителде:


21
март, 2020 ел
шимбә

Аязучан болытлы һава. Урыны белән бераз кар.

Җил төньяктан, төньяк-көнчыгыштан, секундына 5-10 метр тизлектә. Төнлә һаваның минималь температурасы -5.. -8 градус. Көндез максималь һава температурасы -3..+ 1 градус. Юлларда урыны белән бозлавык.


20
март, 2020 ел
җомга

ТАССРның 100 еллыгы һәм Җиңүнең 75 еллыгын бәйрәм итү елында Татарстан Республикасының Архив эше буенча Дәүләт комитеты һәм «Татарстан Республикасы Дәүләт архивы» дәүләт бюджет учреждениесе барлык теләүчеләрне түбәндәге конкурсларда катнашырга чакыра:

Язгы каникуллар вакытында Дәүләт автоинспекциясе хезмәткәрләре «Бала - төп пассажир!» профилактик чарасы үткәрәчәк.

Болытлы, көндез аязучан болытлы.

Төнлә урыны белән бераз кар, көндез юеш кар һәм яңгыр.

Җил төньяк-көнбатыштан, секундына 6-11 метр, көндез урыны белән көчәйгәндә 15 метрга кадәр.

Төнлә һаваның минималь температурасы -2..- 5º.

Һаваның максималь температурасы көндез 0..+ 3º.

Төнлә һәм иртән юлларда урыны белән бозлавык.

2020 елның 23 мартында, 7.30 сәгатьтән 16.00 сәгатькә кадәр, Урыссу бистәсе, Киров ур., 44 йортта, ремонт эшләре белән бәйле рәвештә, салкын су булмаячак.

Республиканың 16 районы көзге культураларны тукландыруга кереште. Татарстан Республикасы Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгының оператив белешмәләре буенча, бүген бу эшкә Актаныш, Чистай, Азнакай, Буа, Биектау, Мөслим, Алексеевск, Арча, Тәтеш, Әлки, Апас, Лаеш, Минзәлә, Сарман, Теләче һәм Ютазы районнары игенчеләре керештеләр инде.


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International