ЯҢАЛЫКЛАР


28
гыйнвар, 2020 ел
сишәмбе

«Иң мөһим бурыч – социаль учреждениеләрнең сыйфатын бәйсез бәяләү» системасын булдыру. Бу механизм аларны финанслауны эш нәтиҗәләре белән бәйләргә, димәк, бюджет челтәрен нәтиҗәле оптимальләштерергә мөмкинлек бирәчәк.

Бәйрәкәтамак авыл җирлеге халкы белән узган җыенда район башкарма комитеты җитәкчесе Аяз Шафигуллинны борчуга салган төп мәсьәләләрнең берсе кеше саны кимүе белән бәйле булды.

Гражданнар җыенын башлап, Акбаш авыл җирлеге башлыгы Ләйсән Сөнәгатуллина җирле әһәмияткә ия мәсьәләләрнең хәл ителешенә, авылдагы демографик вәзгыятькә, җирле бюджет учреждениеләренең, фермерларның эшчәнлегенә тукталды.

Балаларга Ленинград блокадасы һәм анда яшәгән кешеләр турында сөйләделәр. 

ЮХИДИнең яшь ярдәмчеләре яшь җәяүлеләр белән шәһәр урамнары буйлап мавыктыргыч сәяхәткә чыктылар.

27 гыйнвар көнне Ташкичү авыл китапханәсе, «А.С. Пушкин исемендәге балалар һәм яшүсмерләр өчен өлкә китапханәсе» дәүләт мәдәният учреждениесе оештырган төбәкара акциядә катнашып, Ленинградны азат итүнең 76 еллыгына багышланган «Без көлгә әйләнгән шәһәрне хәтерлибез» дип исемләнгән тарихи сәгать үткәрде.

Аязучан болытлы һава. Төнлә явым - төшемсез, иртән һәм көндез кар. Төнлә һәм иртән урыны белән томан, көндез буран. Җил көньяк-көнчыгыштан — 5-10 м тизлектә, иртән һәм көндез көчәйгәндә 13 метрга кадәр җитәргә мөмкин, төнлә һаваның минималь температурасы -17..-19, аязган вакытта -25. Көндез максималь һава температурасы -9..-11. Юлларда бозлавык саклана.

29 гыйнварда 10 сәгатьтән 12 сәгатькә кадәр 2019-2020 елларда булган күчемсез милек өлкәсендәге төп закон үзгәрешләренә багышланган кайнар телефон линиясе узачак. 

Ташкичү авыл җирлеге гражданнары белән узган җыенда шәхси ярдәмче хуҗалыгында 10 баш мөгезле эре терлек асраучы Рәвис Солтанов гаиләсенә триммер бүләк ителде.

2020 елның 24 гыйнварында 12 сәгать 20 минутта Урыссу-Октябрьский-Әбсәләм-Уба автомобиль юлының 7 километрында, ШМИТЦ йөк ярымприцеплы СКАНИЯ автомобиле йөртүчесе, Әбсәләм авылы ягыннан Уба юнәлешенә хәрәкәт иткәндә  “Каршы хәрәкәтнең өстенлеге” 2.6 юл билгесе таләпләрен боза һәм каршы юнәлештә Уфа шәһәрендә яшәүче ЛАДА Калина автомобиле белән бәрелешә. 


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International