ЯҢАЛЫКЛАР


31
гыйнвар, 2020 ел
җомга

Бөек Җиңүнең 75 еллыгы, ТАССРныд 100 еллыгы уңаеннан районыбыз мәдәният йортларында смотр-бәйгеләре старт алды. Кичә аны беренчеләрдән булып Әбсәләм авылы мәдәният йорты хезмәткәрләре һәм үзешчәннәре башлап җибәрде.


30
гыйнвар, 2020 ел
пәнҗешәмбе

Ютазы районына ТР урман хуҗалыгы министры Равил Кузюров эшлекле визит белән килде.

Бәйрәкә авылында район башкарма комитеты җитәкчесе Аяз Шафигулллин, “АгроМир” җәмгыятенең күзәтчелек советы рәисе Сирин Галиев һәм район тормыш эшчәнлеген тәэмин итүче башка хезмәт җитәкчеләре катнашында узган халык белән очрашуда Бәйрәкә авылы яшәешенә һәм үсешенә хас булган кискен проблемалар турында уртага салып сөйләшү булды.


29
гыйнвар, 2020 ел
чәршәмбе

Аязучан болытлы һава. Кар, юеш кар. Урыны белән буран, бозлавык көтелә. Җил көньяк-көнчыгыштан, көньяктан, 6-11 м/с, урыны белән көчәйгәндә 14 м/с кадәр җитәргә мөмкин. Минималь һава температурасы төнлә -9..-11 градус, аязган вакытта -16 градуска кадәр салкын. Көндез максималь һава температурасы -2..5 градус. Юлларда бозлавык. Сак булыгыз.

Сезгә Татарстан Республикасының архив эше буенча Дәүләт комитеты тарафыннан 2020 елга "Гаилә архивын тапшыр" бәйгесен үткәрү турында хәбәр итәбез.

Татарстан  Республикасы Авыл хуҗалыгы  һәм азык-төлек  министрлыгы агросәнәгать комплексы  өлкәсендә  фәнни тикшеренүләргә  һәм  эшләнмәләргә    грантлар алу өчен   конкурста  катнашуга  заявкалар  кабул  итә  башлавы  турында  хәбәр  итә.     

Республикада  авыл  хуҗалыгы кооперациясен үстерүгә  Татарстан  Республикасы Авыл хуҗалыгы  һәм азык-төлек  министрлыгы тарафыннан  зур  игътибар бирелә.    Кооперативка кергән фермерлар  өчен  шактый  өстенлекләр  каралган. 

Нәтиҗәләр барлык зона этапларыннан соң билгеле булачак. Аларга уңышлар телибез!

Бүген үзәкләштерелгән китапханә системасы хезмәткәрләре язучы Антон Павлович Чеховның тууына 160-ел тулу уңаеннан Урыссу бистәсе халкы өчен әдәби акция уздырды.

2020 елның I – II кварталында җайга салынулы оешмаларның финанс-хуҗалык эшчәнлеген карау буенча баланс комиссиясе өчен материаллар әзерләү кысаларында, Сезгә, Татарстан Республикасының Тарифлар буенча Дәүләт комитетына (алга таба-Дәүләт Комитеты ), 2020 елның 17 февраленә кадәр, Татарстан Республикасында Ягулык-энергетика комплексы һәм торак-коммуналь хуҗалык оешмалары тарифларын фаразлауның һәм анализлауның бердәм мәгълүмати-аналитик системасы аша, ЕИАС шаблоннары форматында ,2019 елгы эш йомгаклары буенча оешмаларның финанс-хуҗалык эшчәнлегенең көтелгән күрсәткечләре турында мәгълүмат тапшырырга кирәк


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International