Бүген “Олимп” спорт комплексында Урыссу бистәсендә урнашкан мәктәпкәчә белем бирү оешмаларында тәрбияләнүче нәниләр өчен “Күңелле стартлар” исеме астында традицион спорт-күңел ачу чарасы узды.
Кичә узган районның балигълык яшенә җитмәгән балалар эшләре буенча комиссия әгъзалары менә шушы катлаулы сорауга җавап эзләде.
Бүгенге көндә " Урыссу» сәнәгать паркы территориясендә 16 резидент эшли - бу шәхси предприятиеләр һәм җаваплылыгы чикләнгән җәмгыятьләр.
23 гыйнвар көнне Үзәк балалар китапханәсендә 5 нче сыйныф укучылары өчен "Блокадалы Ленинград битләре" дигән батырлык дәресе үткәрелде.
Аязучан болытлы һава. Төнлә кар, көндез урыны белән кар. Җил көнбатыштан 6-11 м / с тизлектә, урыны белән көчәйгәндә 14 м/с кадәр җитәргә мөмкин .Минималь һава температурасы төнлә һәм иртән -9..-11, аязган вакытта -16. Юлларда бозлавык, урыны белән көчле.
Ютазы районы тормышында традицион уза торган гражданнар җыеннарына старт биреп, кичә районның беренче шәхесләре сәнәгать предприятиеләре эшчеләре белән очрашты. Район башкарма комитеты җитәкчесе урынбасары Светлана Самонина катнашучыларга узган елда район күләмендә башкарылган эшләр турында сөйләде.
Район хакимияте бинасында узган террорга каршы район комиссиясе утырышында якшәмбе көнне Урыссу бистәсендә үтәчәк Көръән укучыларының Бөтенроссия бәйгесе буенча хәзерлек һәм куркынычсызлык чаралары турында төп сүз белән Марат хәзрәт Мәрданшин чыкты.
Бүген Ютазы районы кулланучылар берләшмәсе хезмәт коллективының һәм пайчыларының 2019 елда гамәлгә ашырылган эшчәнлеге буенча отчет җыелышы узды. Сәүдә хезмәткәрләре товар әйләнешен тотрыклы итү максатында яңа йөкләмәләр кабул итте.
Бүген район авыл хуҗалыгы коллективлары җитәкчеләре һәм белгечләре «Тимербаев» фермер хуҗалыгы базасында узган семинар-киңәшмәдә 2019 елга йомгак ясады.
Татарстанда урам күрсәткечләре ике дәүләт телендә йөз процентка рәсмиләштерелгән.