Бүген район Советының утырышлар залында ветераннар (пенсионерлар) Советының киңәйтелгән утырышы узды. Чарада ветераннар Советы президиумы, беренчел ветераннар оешмалары рәисләре, башкарма комитет җитәкчесенең социаль мәсьәләләр буенча урынбасары вазыйфаларын башкаручы Сергей Рузанов, авыл җирлекләре башлыклары, мәгариф, мәдәният бүлеге хезмәткәрләре, массакүләм мәгълүмат чаралары катнашты.
2019 елның 6 декабрендә 14.00 сәгатьтә Ютазы муниципаль районы Башкарма комитетының утырышлар залында 2020 елга һәм 2021, 2022 еллар план чорына Ютазы муниципаль ррайонының бюджеты турында ачык тыңлаулар узачак.
Аязучан болытлы һава. Кар. Җил көньяк-көнбатыштан секундына 6-11 метр тизлектә, төнлә минималь температура -10..-12 градус, аязыткан вакытта -17 градус. Көндез максималь һава температурасы -4..-6 градус. Юлларда бозлавык.
2019 елның 12 декабрендә, Россия Федерациясе Президенты кушуы нигезендә, Россия Федерациясе дәүләт хакимияте һәм җирле үзидарә органнарында Гомумроссия гражданнарны кабул итү көне узачак.
Бүген Урыссу гимназиясенең актлар залында 1 декабрь Бөтендөньяда СПИДка каршы көрәш көне кысаларында, өлкән сыйныф укучылары өчен "ВИЧ/СПИД - социаль проблема" дип исемләнгән лекция узды.
Район тормыш эшчәнлеген тәэмин итүче хезмәт җитәкчеләре планеркасы район башкарма комитеты җитәкчесе урынбасары Светлана Самонина җитәкчелегендә үтте.
Болытлы. Вакыты белән кар. Көньяк-көнчыгыштан көньяк-көнбатышка таба күчүчән җилнең тизлеге секундына 4-9 метр, урыны белән - 12 метрга кадәр. Төнлә һаваның минималь температурасы -9..-12 градус. Көндез максималь һава температурасы -6..-9 градус. Юлларда урыны белән бозлавык.
Беренче кар яву белән авылларда иң күңелле мәшәкатьләрнең берсе - каз өмәләре башлана. Узган ялларда, Акбаш авылының Фәния һәм Фаиз Нурсаитовлар гаиләсендә дә шаулап-гөрләп каз өмәсе узды.
Урыссудагы 3 санлы мәктәп базасында «Ел укытучысы-2020» Бөтенроссия бәйгесенеңң муниципаль этабы башланды.
Үзәк балалар китапханәсе “Кызыл тасма. СПИДка ЮК дип әйт!” дип аталган Бөтендөнья СПИДка каршы көрәш көненә багышланган урам акциясе уздырды.