ЯҢАЛЫКЛАР


17
декабрь, 2019 ел
сишәмбе

«Яңа ел», «Раштуа» бәйрәм чараларын үткәрүгә әзерлек кысаларында Татарстан Республикасы буенча Россия ГТХМ Баш идарәсенең Баулы һәм Ютазы муниципаль районнары буенча күзәтчелек эшчәнлеге һәм профилактик эшләр буенча районара бүлеге башлыгы урынбасары Марат Бәдриев әлеге объектларда янгыннарны һәм кешеләр үлемен кисәтү максатыннан бәйрәм чараларын үткәрүгә җәлеп ителгән объектларда тикшерү уздыра.


16
декабрь, 2019 ел
дүшәмбе

Болытлы. Кар, юеш кар, көндез - бераз. Урыны белән бозлавык, төнлә буран. Җил көньяк-көнбатыштан, төнлә секундына 14 метрга кадәр. Төнлә минималь һава температурасы -3..-6. Көндез максималь һава температурасы 0..-3. Юлларда бозлавык, урыны белән - көчле.

Патриотизм хисен, үзенең кече Ватанының тарихи үткәненә карата бурыч һәм хөрмәт хисләрен тәрбияләү максатыннан, Үзәк балалар китапханәсе хезмәткәрләре Урыссудагы 2 санлы мәктәпнең 6 сыйныф укучылары өчен Батырлык дәресе үткәрде.

Бүген Татарстан  Республикасы Хөкүмәте Йортында  узган  киңәшмәдә  Татарстан  Республикасы  Премьер  министры  урынбасары – Татарстан Республикасы  авыл  хуҗалыгы  һәм азык-төлек  министры Марат Җәббаров Татарстан  Республикасында  терлекчелек  тармагының  2019 елдагы  11 айлык  эшенә  йомгаклар  ясады. 

2019 елның 16 декабреннән 30 декабренә кадәр, Татарстан Республикасы Дәүләт техник күзәтчелек идарәсе башлыгының 2019 елның 10 декабрендәге 01-05/290-пр номерлы боерыгы нигезендә, " Снегоход - 2019» профилактик операциясе уздырылачак.


13
декабрь, 2019 ел
җомга

Алмашынучан болытлы һава. Явым-төшемсез. Төнлә һәм иртән урыны белән томан. Җил көньяк-көнбатыштан, көньяктан, секундына 4-9 метр тизлектә. Һаваның төнлә һәм иртән минималь температурасы -10 ..-13 градус, аязытканда -18 градус; һаваның максималь температурасы көндез -7..-10 градус. Юлларда бозлавык.


12
декабрь, 2019 ел
пәнҗешәмбе

Район советының кече утырышлар залында бүген узган район хатын-кызлар советы һәм җәмәгатьчеләр утырышында “Гаилә-көнкүреш көчләвен кисәтү турында”гы закон проекты турында сорау – төп тема булды.

11 декабрьдә, «Гражданлык сәгате» партия проектын тормышка ашыру кысаларында, партиянең Ютазы җирле бүлеге тарафыннан яшь гражданнарга паспортлар тапшыру оештырылды.


11
декабрь, 2019 ел
чәршәмбе

Татарстан, Башкортостан, Чуаш, Марий Эль республикаларыннан, Самара һәм Свердлау өлкәләреннән 200 дән артык спортчы катнашкан самбо буенча киренке ярышларда Урыссудан Олег Гугля 2 урынга лаек булган.

11 декабрь көнне "Балалар иҗаты үзәге" МБУ базасында өстәмә белем бирү педагоглары тарафыннан тематик кичә үткәрелде.


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International