ЯҢАЛЫКЛАР


24
сентябрь, 2019 ел
сишәмбе

Республика авыл  хуҗалыгы  оешмаларына  туңга  сөрүне  тәүлек  буе   режимында  оештырырга  икрәк.  Бу  хакта шимбә көнне   Татарстан  Республикасы Хөкүмәте Йортында  узган  киңәшмәдә  Татарстан  Республикасы Авыл хуҗалыгы  һәм азык-төлек  министрлыгы башлыгы  вазыйфаларын  башкаручы  Марат Җәббаров сөйләде.  

Татарстан  Республикасында    1,4 млн гектар мәйданда  ашлык  җыелды.     Аграрийлар   4,2 млн тонна  ашлык  җыйдылар.

Ютазы районында кошчылык белән шөгыльләнүче Лениза һәм Рәфис Ильясовлар киләсе елда “Гаилә терлекчелек фермасы оештыру һәм үстерү” республика программасында катнашу өчен заявка бирде.

2020 елда “Татарстан» ДТРК режиссеры, «Яңа Гасыр» телерадиокомпаниясенең "Күчтәнәч" программасын алып баручы, Кәрәкәшле авылында туып-үскән Зәйтүн Ләбиб улы Яркәевка 65 яшь тулачак.

Балалар катнашында юл-транспорт һәлакәтләрен профилактикалау максатларында 23-27 сентябрьдә Татарстан Республикасында юл хәрәкәте иминлеге атнасы узачак. Татарстан Республикасы буенча Эчке эшләр министрлыгының Дәүләт автоинспекциясе хезмәткәрләре җәяүлеләргә юл хәрәкәтендә өстенлек бирмәү, балаларны йөртү кагыйдәләрен бозу һәм балаларның үзләре тарафыннан юл хәрәкәте кагыйдәләрен бозу очракларына юл куймау буенча эшне көчәйтәчәк.

Ютазы районы мәктәпләрендә Халыкара тынычлык көне кысаларында акция узды.


23
сентябрь, 2019 ел
дүшәмбе

Аязучан болытлы һава.

Вакыты белән яңгыр, карлы яңгыр һәм кар явачак.

Җил көнбатыштан, төньяк-көнбатыштан, секундына 7-12 метр, урыны белән көчәйгәндә 15 метрга кадәр.

Минималь һава температурасы төнлә +2..-2º.

Көндез максималь һава температурасы +3..+8º.

Төнлә һәм иртән юлларның аерым участокларында бозлавык булырга мөмкин.

2019 елның 23 сентябрендә сәгать 6-30дан 8-00гә кадәр, Урыссу бистәсенең Үзәк тыкрыгы буенча Ютазы районы полиция бүлеге хезмәткәрләре тарафыннан «Тоннель» рейды үткәрелде.

Шимбә көнне, 21 сентябрьдә,    Казанда, Чаллыда, Зеленодольск районының    Октябрьский поселогында    («Яңа Тура» сәүдә-ярминкә   комплексы) иртәнге 6.00 сәгатьтә   авыл  хуҗалыгы продукциясен һәм көндәлек  азык-төлек  товарларын  сату  буенча  гадәттәге  ярминкәләр  эшли  башлый


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International