Ютазы муниципаль районы Советы һәм Башкарма комитеты хезмәткәрләре көче белән Урыссу бистәсенең Урыссу урамын тәртипкә китерү буенча өмә үткәрелде.
Татарстан Республикасы Премьер министры урынбасары – Татарстан Республикасы авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры Марат Җәббаров «Татарстан Республикасының цифрлы моделе» проектын агмәлгә ашыру буенча эшче киңәшмә уздырды.
Татарстан Республикасы Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгы «2019-2024 елларга Татарстан Республикасында «Агростартап» проекты буенча крестьян (фермер) хуҗалыкларын булдыру һәм үстерү» ведомство программасы буенча грантлар бирү өчен крестьян (фермер) хуҗалыклары проектларын сайлап алу конкурсына йомгаклар ясалу турында хәбәр итә. Грантларның гомуми суммасы 312 млн. сумнан артык.
16 сентябрьдә үз көченә кергән мөһим яңалыклар арасында кадастр инженерларының Бердәм дәүләт күчемсез милек реестрыннан (ЕГРН) мәгълүмат соратып алу хокукын раслау бар, шул исәптән күчемсез милек хуҗаларының почта һәм электрон адреслары турындагы мәгълүматларны да.
Семинар территориаль профсоюз оешмасы рәисе Орехова Валентина чыгышы белән башланып китте.
Аязучан болытлы һава. Урыны белән яңгыр, карлы яңгыр һәм кар рәвешендә явым-төшем көтелә. Җил көнбатыштан, көньяк-көнбатыштан, секундына 5-10, урыны белән көчәйгәндә 14 метрга кадәр. Төнлә минималь температура +3.. -2 градус, көндез максималь температура +3º..+8º. Төнлә һәм иртән юлларның аерым участокларында бозлавык булырга мөмкин.
Ютазы авылында гомер итүче Бөек Ватан сугышы ветераны Сәетгали Гәрәй улы Гәрәевка сентябрь аенда 93 яшь тулды.
Бүген Ютазы районының кайсы гына торак пунктына барып чыкма, аның социаль-көнкүреш объектларын Бәйрәкә авылы тимерчесе Заһит Латыйпов ясаган коймалар бизи.
23 сентябрь көнне Үзәк балалар китапханәсенә Урыссу мөмкинлекләре чикләнгән балалар интернат - мәктәбенең 5 сыйныф укучылары килде.
“Казан” агросәнәгать паркында “Бакчачы көне” күргәзмәсе ачылды. Бу мәйданчыкта республика бакчачылары бәйрәме икенгче мәртәбә уздырыла, анда Татарстан Республикасы Дәүләт Советы Рәисе урынбасары Марат Әхмәтов һәм Татарстан Республикасы авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры вазыйфаларын башкаручы Марат Җәббаров катнашты.