Татарстан Республикасы территориясендә уңайсыз метеорологик күренешләр күзәтелә: 2019 елның 23 сентябрендә төнлә (күбесенчә көнчыгыш районнарда) - 1 градуска кадәр салкын һава температурасы, -2 градуска кадәр туфракка кырау төшүе көтелә.
Аязучан болытлы һава. Вакыты белән яңгыр. Көньяк-көнчыгыштан төньяк-көнбатышка таба күчүче җилнең тизлеге секундына 4-9 метр, урыны белән көчәйгәндә 12 метрга кадәр. Төнлә һаваның минималь температурасы +2.. +7º, көндез максималь температура +8º.+13º.
Элеккеге Ютазы районы Башлыгына ТР Алабуга районын җитәкләргә тәкъдим ителде.
Чара эшендә алтынчы чакырылыш ТР Дәүләт Советы рәисе Фәрит Мөхәммәтшин, ТР Президенты Аппараты җитәкчесе урынбасары Илнур Гарипов, Ютазы районы советы депутатлары, җитәкчеләр һәм җәмәгатьчеләр катнашты.
Аязучан болытлы һава.
Аз гына һәм уртача дәрәҗәдә яңгыр; көньяк һәм көнчыгыш районнарда урыны белән яшенле койма яңгыр, боз.
Көньяк-көнчыгыштан төньяк-көнбатышка таба күчә торган җилнең тизлеге секундына 6-11 метр, урыны белән көчәйгәндә, 15 метрга кадәр; көньяк һәм көнчыгыш районнарда урыны белән 15-20 метр, көчәйгәндә, секундына 22-27 метрга кадәр.
Минималь һава температурасы төнлә +3..+8º.
Көндез максималь һава температурасы +10..+15º.
Урыссулы Ефим Порфирьевич Семеновка һич кенә дә табигый яшен бирергә мөмкин түгел – бүген 90 яшен тутырган тыл хезмәтчәне бакча тота, машина руле артына утырып, ерак шәһәрләргә еш барып кайта... Ефим Порфирьевич Семенов Башкортстанның Бишбүләк районы Черновка авылында дөньяга килә.
17 сентябрьдә, «Үзәк китапханәдә, Экстремизмга-юк!» айлыгы кысаларында, Урыссудагы 2нче санлы мәктәп укучылары өчен терроризмга каршы көрәштә бердәмлек көненә багышланган «Экстремизм турында нәрсә белергә кирәк? " дип исемләнгән профилактик әңгәмә үтте.
2019 елның 28 сентябрендә «Электросоединитель» АҖ заводы базасында «Иң яхшы токарь», «Иң яхшы фрезерчы», «Иң яхшы эретеп ябыштыручы», «Иң яхшы электрик» номинацияләре буенча ел саен үткәрелә торган район конкурсы уздырыла.
Аязучан болытлы һава. Урыны белән бераз яңгыр. Көньяк-көнбатыштан исүче җилнең тизлеге секундына 6-11 метр, урыны белән көчәйгәндә, 14 метрга кадәр. Минималь һава температурасы төнлә +3 градус..+8º, көндез максималь температура +12º.+17º.
Бәйрәкәтамак авылында яшәүче хезмәт ветераннары - Нәкыя Мөхәммәт кызы Кадыровага – 90, Хәлимә Халик кызы Идиятуллина 95 яшь тулды.