ЯҢАЛЫКЛАР


20
август, 2019 ел
сишәмбе

2019 елның 20 августында Татарстан Республикасында кеше хокуклары буенча вәкаләтле вәкил аппаратында (Казан шәһ., Карл Маркс ур., 61 йорт) Татарстан Республикасында кеше хокуклары буенча вәкаләтле вәкил һәм Татарстан Республикасы сәламәтлек саклау министры гражданнарны бердәм тематик кабул итү уздырачак.


19
август, 2019 ел
дүшәмбе

Авылым өстендә моңлы азан тавышы яңгырый башлауга ун ел тулды. Быел, 17 августта, Кәрәкәшледә “Ак мәчет” ачылу уңаеннан, “Иманлы авыл – тарихлы авыл” дип исемләнгән бәйрәм чарасы оештырылды.

“АгроМир” җәмгыяте быел искитмәле мул уңыш җыйный – уҗым бодаен контроль суктырып карау һәр гектардан 64 центнер бөртек чыгуын күрсәтте.

Узган шимбәдә бишенче чакырылыш ТР Дәүләт Советы депутаты Ирек Салихов Урыссу бистәсенең алты ишек алдында яшәүче халык белән күреште


16
август, 2019 ел
җомга

Иске Каразиректә мәдәният хезмәткәрләре һәм "Ак калфак" клубы әгъзалары, шулай ук "Балтамар" эзтабарлар төркеме авыл читендәге сулыклар буенча экологик рейд үткәрделәр.

Ак Чишмә авылында яшәүче Мәгъсүмә Миргасим кызы Гыймаевага 95 яшь тулды.

2019 ел башыннан республикада 3634 янгын чыккан, утта 88 кеше һәлак булган. Янгыннарның төп өлеше нәкъ менә торак секторда бара, бу якынча 70 процент.

Районда төзелә торган предприятиеләрнең инвестицион эшчәнлеге турында район башкарма комитеты җитәкчесенең беренче урынбасары Зөлфия Гыйбадуллина сөйли.

Әңгәмә барышында балалар зур теләк белән җәй көне кайда булулары турында сөйләделәр, бер-берсе белән тәэсирләрен уртаклаштылар. Күп кенә балалар яңа дуслар белән танышырга өлгергәннәр, экскурсияләргә барганнар, суда коенганнар һәм кояшта кызынганнар.

Татарстан китап нәшриятына нигез салынуның 100 еллыгына багышлап, Үзәк балалар китапханәсендә «Татарстан китап нәшрияты-100 ел» дип исемләнгән китап күргәзмәсе оештырылды.


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International