Бу хакта бүген Татарстан Республикасы авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрының беренче урынбасары республика районнары белән видеоконференция режимындагы киңәшмәдә сөйләде. Зәй районы көзге боңдайны җыюга кереште, Буа районы - борчак җыюга, ә Азнакай, Аксубай, Апас һәм Нурлат районнары арпа җыюга керештеләр. Республика буенча барысы 4 000 тонна ашлык суктырылган, уртача уңдырышлылык - 36,5 ц/га.
24 июль көнне Кәрәкәшле мәдәният йортында «Мин тормышны яратам»дигән исем астында террорчылыкка каршы әңгәмә үткәрелде.
24 июль көнне район мәдәният йорты хезмәткәрләре тарафыннан Гаилә паркында «Игелек иленә сәяхәт»дип аталган конкурс-уен программасы уздырылды.
Белем бирү процессының методик шартларын булдыру һәм мәктәпкәчә яшьтәге балаларны юлларда куркынычсызлык кагыйдәләренә өйрәтү буенча интерактив әсбаплар куллануда педагогларның һөнәри компетентлыгы дәрәҗәсен бәяләү максатыннан, 2019 елның апреленнән алып июненә кадәр территориаль идарәләр дәрәҗәсендә «Шкатулка знаний безопасности» дип аталган республика смотр-конкурсының читтән торып (район/шәһәр) I этабы узды. Смотр-конкурста Татарстан Республикасының 686 мәктәпкәчә белем бирү оешмасыннан 1518 педагог катнашты.
Республикада “Демография” илкүләм проектының “Спорт – яшәү нормасы” федераль проекты тормышка ашырыла.
Алмашынучан болытлы һава.
Фермерларга һәм авыл хуҗалыгы кооперациясен үстерүгә ярдәм мәсьәләләрен 23 июльдә районнарның Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәләре башлыклары катнашында видеоконференция режимында узган киңәшмәдә карадылар, ул Татарстан Республикасы авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры урынбасары Ришат Хәбипов рәислегендә узды.
Алмашынучан болытлы һава.
Нурлат районының «Агроинвест» ИК предприятиеләрендә шундый принцип буенча 800 тонна яссылатылган арпа әзерләнгән. Болар - КФХ Сөләйманов А.И. һәм «Южный» АФ ҖЧҖ, аларда 400әр тонна шундый ашлык әзерләнгән. якын араларда Мамадыш һәм Апас районнарында да арпаны шулай әзерләү башлана.
Ышаныч телефоны авыр тормыш вазгыятендә булган балалар өчен Балаларга ярдәм фонды тарафыннан оештырылган.