Россия Эчке эшләр министрлыгының Ютазы районы буенча бүлеге тарафыннан ТР Дәүләт алкоголь инспекциясенең Әлмәт территориаль органы хезмәткәрләре белән берлектә үткәрелгән оператив-эзләү чаралары барышында Кәрәкәшле авылында законсыз рәвештә алкогольле продукция сату факты ачыкланды.
18 июльдә район башкарма комитетының социаль мәсьәләләр буенча урынбасары Джанна Волкова, Бөтенроссия сукырлар җәмгыятенең Ютазы районы бүлеге җитәкчесе Гөлнара Әбилтарова Кәрәкәшле авылында гомер итүче сукырлар оешмасы әгъзалары янында булды
2019 елның 16 июлендә Ютазы районы хакимиятенең утырышлар залында 2019 елның беренче яртыеллыгы йомгаклары буенча Татарстан Республикасы Ютазы муниципаль районының алкоголь базары торышы турында күмәк фикер алышулар узды.
19 июльдә район авыл хуҗалыгы коллективларында урып-җыю эшләренә техника паркларының гына түгел, механизаторларның да хәзерлеге бәяләнде.
Урыссу бистәсендә илле елдан артык гомер итүче ирле-хатынлы Рүзгәр Фәхертдин кызы Галиева һәм Тәлгать Гебделгали улы Хәбиров июль аенда алтын туйларын бәйрәм итә.
Хөрмәтле сайлаучылар!
«Татарстан Республикасы Гидрометеорология һәм әйләнә-тирә мохитне күзәтү идарәсе» Федераль дәүләт бюджет учреждениесе мәгълүматлары буенча, якын арада, 19 июль ахырына кадәр Татарстан Республикасы буенча һәм Казан шәһәрендә урыны белән җилнең көнбатыштан секундына 15-18 метрга кадәр кыска вакытлы көчәюе көтелә.
Башта 250 башка исәпләнгән яңа терлекчелек комплексы төзелеше белән таныштылар.
Ютазы авылында гомер итүче Әнвәрия Ширияздан кызы Гәрәева шушы көннәрдә үзенең олуг юбилеен бәйрәм итте. Хезмәт ветеранына 90 яшь тулды.
Татарстанда кече хуҗалыклар уңышлы эшләп килә һәм алар кул эшен автоматлаштыруга таба юнәлеш алалар. Хәтта зур булмаган ярдәмче хуҗалыкларда һәм гаилә фермаларында саву аппаратлары кулланалар, терлекләрне ашатуның һәм эчертүнең автоном системаларын гамәлгә кертәләр.