ЯҢАЛЫКЛАР


25
июнь, 2019 ел
сишәмбе

25 июньдә Татарстан Республикасы беренче тапкыр сөт җитештерү буенча 4000 тонна билгегә күчте. Бу хакта бүген районнарның авыл хуҗалыгы идарәләре белән эшлекле киңәшмәдә Татарстан Республикасы Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры урынбасары Нәҗип Хаҗипов хәбәр итте.

Бәйрәмне ачу тантанасы Ютазы муниципаль районы Башкарма комитеты җитәкчесенең социаль мәсьәләләр буенча урынбасары Джанна Волкованы һәм Бәйрәкәтамак авыл җирлеге башлыгы Зөлфия Әгълиеваның котлавыннан башланды.

2019 елда юл хәрәкәте кагыйдәләрендә берничә җитди үзгәреш булды һәм аларны игътибарга алырга кирәк. Бала ничә яшьтән алгы урындыкта утыра алуы буенча берни дә үзгәрмәде, әмма балаларны автомобильдә йөртергә мөмкин булган шартлар үзгәрде.

29 июньдә, шимбә көнне, Урыссу бистәсендәге “Энергия” стадионында Яшьләр көне үткәреләчәк. Бәйрәмдә ниләр көтә соң сезне, дуслар?

Дәүләт урман байлыкларын җыю нибары 7,5% ка гамәлгә ашырыла, калган ресурслар юкка чыга дип исәпләгән.

24 июньдә Татарстан  Республикасы Авыл хуҗалыгы  һәм азык-төлек  министрлыгында  «Авыл  территорияләрен  комплекслы  үстерү» программасын  халыкны  эш  белән  тәэмин  итүгә  булышу өлешендә   гамәлгә  ашыру мәсьәләсе   буенча     видеоконференция режимында  киңәшмә узды,  ул  авыл  хуҗалыгы  министры  урынбасары Оксана Лут рәислегендә  барды.

2019 елның 24 июнендә Азнакай-Ютазы-М5 автомобиль юлының 36 чакрымында Ютазы полиция бүлеге хезмәткәрләре тарафыннан “Тоннель” рейды үткәрелде.


24
июнь, 2019 ел
дүшәмбе

Татарстан  Республикасы Авыл хуҗалыгы  һәм азык-төлек  министрлыгы хәбәр  итүенчә,    2019 елда  Россия  авыл  яшьләре  берлеге    инициативасы  белән    Гомумроссия  халык   фронты  яңа  «Авыл. Үсеш  территориясе» проектын башлап  җибәрде. 

Якындагы 1-3 сәгатьтә шторм булуы ихтимал, көн ахырына кадәр һәм 2019 елның 24 июнендә кич белән Татарстан Республикасының көньяк районнарында яшен көтелә, урыны белән көчле яңгырлар, яңгыр, боз явуы, җилнең 19-24 метрга кадәр көчәюе көтелә.


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International