ЯҢАЛЫКЛАР


17
июнь, 2019 ел
дүшәмбе

Россия Федерациясе Авыл хуҗалыгы министрлыгының 14 майга оператив күрсәткечләре буенча Россия төбәкләре арасында тәүлек эчендә сөт сатуның максималь күләме Татарстан Республикасында 3,7 мең тонна тәшкил итте. Бу күрсәткеч буенча икенче урында Краснодар крае-2,7 мең тонна, ә өченче урында Воронеж өлкәсе – 2,2 мең тонна.

2019 елның 21 июнендә көнкүрештә гаилә иминсезлеге һәм низагларны кисәтү мәсьәләләре буенча кайнар линия» телефоны ачыэшли башлаячак.

Әгәр элек ФГОСлар гомуми стандартларны истә тотса, яңа стандартларда укучыларның психологик һәм яшь үзенчәлекләре исәпкә алына.

Бәйрәкәтамак авылы халкы һәм күпсанлы кунаклар Бәйрәкәтамак авылының 100 еллык юбилеен билгеләп үтә.

Татарстан кырларында башланган уңышларны исәпкә алып, республика аграрийлары үз эшләрендә үсемлекләрне яклау һәм тукландыру мәсьәләләрен хәл итүне берләштерергә тиеш. Бүген бу хакта Татарстан Республикасы хөкүмәте йортында узган республика киңәшмәсендә Татарстан Республикасы Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрының беренче урынбасары Николай Титов хәбәр итте.


14
июнь, 2019 ел
җомга

Алмашынучан болытлы һава.

Төнлә һәм иртән бераз яңгыр, көндез явым-төшемсез.

Җил төньяк-көнбатыштан секундына 4-9, 14 июнь кичендә урыны белән көчәйгәндә 15 метрга кадәр.

Һаваның минималь температурасы төнлә +4..+9 .º

Көндез максималь һава температурасы +14..+19 .º

13 июньдә Татарстан  Республикасы Авыл хуҗалыгы  һәм азык-төлек  министрлыгында терлекчелек  тармагының  2019 елдагы  5 айлык  эшенә  йомгаклар  ясадылар. Киңәшмәне Татарстан Республикасы  авыл  хуҗалыгы  һәм азык-төлек  министры  урынбасары  Нәҗип Хаҗипов үткәрде.

Район мәдәният йортында медицина хезмәткәрләре көненә багышланган тантаналы чара булды.

Буген  Татарстан  Республикасы  Премьер  министры  урынбасары – Татарстан Республикасы  авыл  хуҗалыгы  һәм азык-төлек  министры Марат  Әхмәтов рәислегендә Татарстанның барлык  муниципаль районнары  белән  узган  видеоконференция режимындагы  киңәшмәдә   шул  хакта сүз  барды.     Чарада  Татарстан Республикасы  авыл  хуҗалыгы  һәм азык-төлек  министры  урынбасарлары  һәм башка  җаваплы  затлар  катнашты. 


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International