ЯҢАЛЫКЛАР


19
июнь, 2019 ел
чәршәмбе

Бәйрәкә авылында тарихи вакыйга булды - Татарстан мөфтие Камил хәзрәт Сәмигуллин катнашында яңа мәчет нигезенең ташы салынды.

2016 елда предприятие хезмәткәрләрен медицина тикшерүе буенча башланган эш барлык милек формаларында үсеш ала һәм уңай нәтиҗәләр бирә. Бу хакта җитәкчеләр белән узган киңәшмәдә район башлыгы Рөстәм Нуриев сөйләде.

Кече Урыссу авылында яшәүче Хәдия Шакир кызы Шакирова ирле гаиләләргә өлге итеп куярдай тормыш белән яши

Урыссу бистәсендә гомер итүче хезмәт ветераны Анна Егоровна Шумаева үзенең 90 яшьлек юбилее хөрмәтенә бүген күп санлы котлаулар кабул итте.


18
июнь, 2019 ел
сишәмбе

Татарстан Республикасы Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгы Россия һәм Кыргызстанның яшьләр лидерлары форумына теркәлү ачылу турында хәбәр итә. Катнашырга 18 яшьтән 30 яшькә кадәрге авыл яшьләре чакырыла.

17 июньгә районның  авыл  хуҗалыгы оешмаларында  һәм  крестьян  (фермер) хуҗалыкларында    тулаем  тәүлеклек савым  200,1 тонна булды.   “Шундый  күрсәткечләргә  ирешү безнең район  тарихында  беренче  мәртәбә. Бу  узган  елның  шушы  датасына   караганда  27,9 тоннага  яисә   16%ка күбрәк», – дип, хәбәр  итте  районның  Авыл хуҗалыгы  һәм азык-төлек  идарәсе   башлыгы    Айдар Мирхәйдәров.

Бүген мәктәп яны лагерында тәрбияләнүчеләр өчен Вафауллин А. А. КФХ фермасына экскурсия оештырдылар.

Татарстан Республикасы Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгы «2017-2020 елларга Татарстан Республикасында яшь фермерларга ярдәм»ведомство программасы буенча грантлар бирү өчен крестьян (фермер) хуҗалыклары проектларын сайлап алу бәйгесенә йомгак ясау турында хәбәр итә. Грантларның гомуми суммасы 250 млн. сум тәшкил иткән, шуларның 145 млн.сумы федераль бюджеттан, ә 105е – республика бюджетыннан бүлеп бирелгән.


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International