ЯҢАЛЫКЛАР


20
май, 2019 ел
дүшәмбе

15 майдан 17 майга кадәр Бөтенроссия мәктәп укучылары спорт уеннарының республика этабы узды.

Акбаш авыл җирлеге башлыгы Синәгатуллина Ләйсән һәм Башкарма комитет җитәкчесенең авыл җирлекләре белән эшләү буенча урынбасары Закуан Ильясов җитәкчелегендә Ютазы районы Акбаш һәм Еновка авылларында яшәүчеләр меңнән артык ак чыршы, кедр, карагач, нарат, груша, имән һәм юкә үсентесе утыртты.

Безнең спортчы Эдуард Зыятдинов 2000 метр дистанциягә каршылыклар аша йөгерүдә көмеш медаль яулады.

Эдуардны котлыйбыз ! Алга таба да уңышлар телибез!

Бөек шагыйрь, язучы, драматург, хәзерге заман рус әдәби телен барлыкка китерүче Пушкин һәр рәсәйле язмышына үзенчә килеп керә. Аның әсәрләре гомер буе укыла һәм хәтердә кала.

2018-2019 уку елында Татарстан Республикасында «Укучының мәдәни көндәлеге» мәдәни-белем бирү проекты тормышка ашырылды.


17
май, 2019 ел
җомга

Аязучан болытлы һава. Урыны белән кыска вакытлы яңгыр. Җил төньяк-көнбатыштан секундына 6-11 метр, иртән һәм көндез урыны белән көчәйгәндә секундына 15-18 метрга кадәр, минималь һава температурасы төнлә +2..+7 .º Көндез максималь һава температурасы +10..+15 .º

Бөек Ватан сугышы елларында һәлак булган солдатларның җәсәдләрен эзләү һәм яңадан җирләү эшләре барышында Түбән Новгород өлкәсенең Старорусский районы Муравьево авылы янында "Медведь" эзләнү отряды (җит. И. Тума) тарафыннан Ютазы районы кешесе медальоны табылган.

Запискада "Тат АССР ст. Ютаза Ютазинский район Уруссинский с/ск.з им. 8-го Марта Галиев Сафа" дип язылган.


16
май, 2019 ел
пәнҗешәмбе

Аязучан болытлы һава.

Төнлә күпчелек районнарда яшенле яңгыр, урыны белән койма яңгыр һәм боз явуы көтелә.

Көндез урыны белән кыска вакытлы яңгыр.

Җил төньяк-көнбатыштан секундына 7-12 метрга кадәр, урыны белән көчәйгәндә 15-18 метрга кадәр.

Төнлә минималь һава температурасы +5..+10, максималь һава температурасы көндез + 12 .º.+17 .º

Авыл җирлекләре башлыклары, авыл мәктәпләре һәм балалар бакчалары, китапханә һәм авыл мәдәният йортлары хезмәткәрләре катнашты. Сиксәнгә якын кеше эшләде, 10 кубометрдан артык чүп-чар җыелды, елга һәм күл ярлары буеның 8 чакрым артык арасы узылды.

Бүген Урыссу бистәсенең Гаилә паркында физик мөмкинлекләре чикле булган балалар өчен кече Сабан туе үткәрелде.


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International