ЯҢАЛЫКЛАР


24
апрель, 2019 ел
чәршәмбе

Алмашынучан болытлы һава.

Урыны белән яңгыр.

Җил төньяк-көнбатыштан секундына 4-9 метр, көндез урыны белән көчәйгәндә 13 метрга кадәр җитә.

Һаваның минималь температурасы төнлә +3..+8, көндез максималь һава температурасы + 13 .º.+18 .º

2019 елда республикабыз оешуына 100 ел тула. Әлеге күркәм дата уңаеннан күренекле якташларыбызның исемнәрен искә төшерүне дәвам итәбез.

23 апрель көнне "Яшел патруль" мәктәп урманчылыгы активистлары Ютазы авылындагы чишмә янын чүп-чардан, коры үләннән һәм яфраклардан чистартты.

Яссытугай авылында үткәрелгән чарада балаларга табигатьнең безнең өчен нинди зур әһәмияткә ия булуын, аны ничек сакларга, табигатьтә үзеңне ничек тотарга кирәклеген бәян иттеләр. Балалар экологик сорауларга актив җавап бирде.


23
апрель, 2019 ел
сишәмбе

Сәлия Гарифуллина ... Шәһәрдәш бу ханымны күргән саен, әлеге сүзләр үзеннән-үзе килә уема. Чыннан да, Ходай тарафыннан һәммә күркәм сыйфатлар бирелгән сыман аңа. Ыспай-чибәр дә ул, акыллы-зирәк тә, кирәк чакта таләпчән-җитди дә. Торганы бер асыл зат, кыскасы.

Чара Болгарда 1989 елдан башлап уздырыла.

Былтыр “Урман утырту көне”, “Урман атналыгы” акцияләре кысаларында, 900 гектар мәйданда урман үсентеләре утыртылган.

23 апрельдә  Министрлыкта  2019-2020 елларга  сөт  тармагын  үстерү  перспективалары  турында  фикер алыштылар.   Киңәшмә  Татарстан  Республикасы  Премьер  министры  урынбасары – Татарстан Республикасы  авыл  хуҗалыгы  һәм азык-төлек  министры  Марат  Әхмәтов рәислегендә  узды, анда    бишенче  чакырылыш  Дәүләт Думасы    депутаты, Илкүләм  сөт җитештерүчеләр  берлеге    президенты   Айрат Хәйруллин,  Илкүләм  сөт җитештерүчеләр  берлеге    генераль  директоры   Артем Белов, шулай  ук  республиканың  әйдәүче  сөт җитештерүчеләре  һәм эшкәртүчеләре  катнашты.  

Ютазы муниципаль районы башлыгының чираттагы атналык киңәшмәсендә бүлек һәм хезмәт җитәкчеләре белән агымдагы елга төзелеш-ремонт эшләре планы каралды.

19 апрельдә Кәрәкәшле төп гомуми белем бирү мәктәбендә рус теле һәм әдәбияты укытучыларының «Рус телен һәм әдәбиятын укыту практикасында заманча дидактик алымнарны тормышка ашыру " темасына муниципаль семинар булып узды.


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International