Балаларның ял итүгә һәм сәламәтләндерүгә хокукларын гамәлгә ашыру өлкәсендә системалы проблемаларны ачыклау һәм анализлау, балаларның җәйге ялын оештыру мәсьәләләре буенча гражданнарга консультатив ярдәм күрсәтү максатыннан Татарстан Республикасында Бала хокуклары буенча вәкаләтле вәкил Аппаратында түбәндәге телефоннар буенча «кайнар линия» эше оештырылачак:
Татарстан Республикасы Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгы Татарстан Республикасы Төзелеш, архитектура һәм торак-коммуналь министрлыгы белән берлектә авыл хуҗалыгын үстерү өчен 2019 елга түбәндәге программаларны расладылар: 155 сыер абзарын капиталь ремонтлауга, 68 машина – трактор паркын, 129 ындыр табагы хуҗалыгын ремонтлауга - 1,2 млрд сум. Объектларны капиталь ремонтлау кысаларында түбәләр, стеналар, тәрәзәләр, идәннәр ремонтланачак һәм башка эшләр башкарылачак; 140 баштан 390 башка кадәр исәпләнгән яңа 12 сыер абзарын төзүгә, 105 - силос-сенаж траншеясы төзүгә - гомуми финанслау күләме 600 млн.сум, сөт җитештерү өчен 1598 өстәмә терлек урыны булдыруга, шулай ук 132 мең тонна силос һәм сенаж саклау урыны булдыруга.
Әлеге вакыйгага гимназия укучылары өчен район мәдәният йорты һәм Үзәк китапханә хезмәткәрләре тарафыннан үткәрелгән «Тукай варислары» дип аталган әдәби - музыкаль сәгать багышланган иде.
Балачак - баланың әйләнә-тирә дөньяны танып белүе өчен менә дигән вакыт. Һәм мәгълүмат чыганагы - һәрвакытта да китап кына түгел
2019 елның 19 апрелендә Урыссу гимназиясендә техник фәннәр кандидаты, югары математика кафедрасы доценты, «Казан милли тикшеренү технология университеты» югары дәүләт һөнәри белем белем бирү учреждениесе доценты Ахвердиев Рөстәм Фәхраддин улы белән очрашу узды. Семинар барышында биремнәр тикшерелде һәм БДИ мәсьәләләрен ничек чишү турында аңлатылды.
2013 елдан башлап, ел саен 21 апрельдә Россиядә Җирле үзидарә көне билгеләп үтелә. Ютазы авылы мәдәният йорты мөдире яшь чарада катнашучыларга бәйрәм тарихы турында сөйләде.
Татарстан Республикасы Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгы коммерциячел булмаган бакчачылык һәм яшелчәчелек ширкәтләренә шуны хәбәр итә, җир асты суларын чыгару максатында байлыкларыннан файдалануга скважиналарны лицензияләү мәҗбүри процедура.
24 апрельдә Урыссу гимназиясендә «Festival of English Song» II инглиз җыры муниципаль фестивале уздырылды. Конкурсның максаты - өйрәнелә торган телләр илләренең җыр мәдәнияте белән танышу һәм моңа җәлеп итү, балаларның иҗади сәләтләрен үстерү, музыкаль күзаллау даирәсен киңәйтү. Менә икенче ел инде бу искиткеч, кызыклы һәм музыкаль чара үткәрелә. Аны ел саен үткәрү безнең матур традициягә әверелер дип өметләнәсе килә.
Иске Урыссу авыл җирлегендә зираттагы өмә оешкан төстә узды.
Кәрәкәшле туган як тарихын өйрәнү музеенда, мәктәп китапханәсе белән берлектә, бөек шагыйребез Габдулла Тукайның тууына 133 ел тулуга багышланган, “Тукай безнең күңелләрдә” дип аталган кичә оештырылды.