2 февральдә Ютазы районы спортчылары Кукмара шәһәрендә совет гаскәрләрен Әфганстаннан чыгаруның 30 еллыгына багышланган самбо буенча ачык турнирда катнашты.
Подгорный бистәсендә кош-корт фермасы тотучы Ильясовлар өчен кызу эш сезоны инде гыйнвар аенда ук башланды – бүген аларның торакларында 41 мең данә чебеш үсүгә куелган.
Безнең районнан әфган сугышында 72 егет катнашкан. Өчесе бу сугыштан әйләнеп кайтмаган.
Ютазы районы прокуроры урынбасары Габдерахманов И. Н. һәм район башлыгы ярдәмчесе А. А. Саматова катнашында мәктәп, балалар бакчалары һәм Балалар иҗаты үзәге җитәкчеләренең коррупциягә каршы көрәш мәсьәләләре буенча киңәшмәсе үтте.
Татарстанда газ ягулыгы бәясе бер куб метрына уртача 16 сум.
31 гыйнвар көнне Үзәк балалар китапханәсе хезмәткәрләре ведомствоара хезмәттәшлек кысаларында мөмкинлекләре чикләнгән балалар өчен "Гармония" халыкка социаль хезмәт күрсәтү комплекслы үзәгенең гаиләгә һәм балаларга социаль ярдәм бүлегендә кунакта булды. Күзаллауны киңәйтү һәм вакытлы басмалар белән танышу, периодик әдәбиятны укуга кызыксыну уяту максатында алар тарафыннан "Журналия иленә сәяхәт" китапханә сәгате уздырылды.
Районның балигълык яшенә җитмәгән балалар мәнфәгате сагында торучы комиссия утырышында катнашкан район башлыгы Рөстәм Нуриев теге яисә бу хокук бозу аркасында комиссия күзлегенә эләккән үсмерләрне генә түгел, аларның ата-аналарын да катгый контрольдә тотуны максат итеп куйды.
Очрашу кысаларында 2018 елда башкарылган эшләргә йомгак ясалды, яңа календарь елына урман хуҗалыгы эшләрен үткәрү планы турында фикер алыштылар.
Фронтовик тол хатыны Саимә апа Мөхәммәтҗанова 90 яшьлек юбилее уңаеннан котлаулар кабул итте.
“Өченче кыңгырау” балалар мәктәп театрының II Бөтенроссия фестиваленең сайлап алу туры декабрь аенда узган.