ЯҢАЛЫКЛАР


21
гыйнвар, 2015 ел
чәршәмбе
Район газетасы сайтына аноним  хат килде. Ул кичке һәм төнге вакытта “Магнит” кибете һәм “Медея” салоны янында юл-патруль хезмәте торудан үзенең борчылуын белдерә.
Тимур Фатыйховның район прокуроры вазифасын башкаруына бер ел узып китте. Безнең әңгәмә – аның әлеге чордагы эшчәнлеге турында.
“Уңыш” җаваплылыгы чикле җәмгыяте базасында күптән түгел үткән семинар-киңәшмәдә район агросәнәгать комплексы җитәкчеләре узган хуҗалык елына йомгак ясадылар. Аның эшендә район башлыгы Рөстәм Нуриев та катнашты.

Бөек Җиңүнең 70 еллыгын бәйрәм итү кысаларында “Россия почтасы” ФДУП филиалы – “Татарстан почтасы” ФПЭИ почта маркасы һәм конверт өчен рәсем иҗади бәйгенең республика этабын уздыра.


20
гыйнвар, 2015 ел
сишәмбе
Урыссу гимназиясенең 9 сыйныф укучысы Руслан Миңнуллин география буенча Казанда узган Бөтенроссия олимпиадасының региональ этабы призеры булган.
Бүген христиан динендә булучылар Раштуа бәйрәмен бәйрәм итәләр

19
гыйнвар, 2015 ел
дүшәмбе
Быелгы ел - Йөрәк-кан тамырлары авырулары белән көрәш елы, дип игълан ителде.
Урыссулы Айсылу Сабирҗанова күптән түгел үзенең 80 яшьлек юбилеен билгеләп үтте: юбилярны район ветераннар советы рәисе Зоя Глушкова, Урыссу гимназиясенең ветераннар оешмасы рәисе Людмила Афанасьева, элекке хезмәттәше Мария Ротанова, элекке укучылары, туганнары һәм якыннары котлады. Бүләкләр, чәчәкләр, елмаюлар... Барысы да юбиляр – ихтирам казанган зат өчен.

16
гыйнвар, 2015 ел
җомга
Татарстан Республикасының күп функцияле дәүләти һәм муниципаль хезмәтләр күрсәтү үзәкләре аша хөкемгә тартылган булу һәм (яки) судка бирелү яки җинаять эше туктатылу фактлары турында белешмәләр алырга мөмкин.
2014 елны без үлүчеләр санының туучылар саныннан артып китүе белән тәмамлаганбыз: үзләренең туулары турында 264 сабый кычкырып елап хәбәр иткән, 350 кеше якты дөньядан киткән.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International