Узган атна азагында район советының утырышлар залында Россия Федерациясенең Дәүләт Думасы депутаты Ришат Әбүбәкеров һәм Татарстан Республикасының Дәүләт Советы депутаты Марат Галеев район активы белән очрашты. Утырышны район башлыгы Рөстәм Нуриев алып барды.
Күптән түгел урыссулы Әлфия Яфаевага туксан яшьлек юбилее уңаеннан Россия Федерациясе Президентының котлау хатын район ветераннар советы рәисе Зоя Глушкова тапшырды.