ЯҢАЛЫКЛАР


9
декабрь, 2013 ел
дүшәмбе
Каран-Чишмәдә яшәүче Тәүзиха Зарипова өчен Ватан Геройлары көне – әһәмиятлеләренең берсе.
Тәүзиха Гәрәй кызы өч дистә ел дәвамында сарыкчылык тармагында хезмәт куйган. Аның истәлекләре буенча, сарыкчылык фермасында ул елларда терлекләр саны биш мең башка кадәр җиткән. Эшендә югары күрсәткечләре өчен Тәүзиха Гәрәй кызы “Почет билгесе” ордены, “Хезмәттәге казанышлары өчен”, СССР Халык хуҗалыгы казанышлары күргәзмәсе медальләре белән бүләкләнә, ә 1971 елның апрелендә Ленин ордены, шулай ук “Урак һәм Чүкеч” алтын медале тапшырылып, Социалистик хезмәт Герое исеменә лаек була
2013 елның 6 декабрь көнендә район Думасы Депутатлары - барысы 16 кеше "Электросоединитель" заводында "Дублер көне"ндә катнаштылар.
Син бу җирдә ялгыз түгелсең

8
декабрь, 2013 ел
якшәмбе

Узган атна ахырында Дим-Тамак авыл җирлегендә инвалидлар декадасы кысаларында  бәйрәм чарасы булып узды. Җирлек башлыгы Марс Ямалеев әйтеп үтүенчә, әлеге чарага инвалидлар гына түгел, ә өлкәннәрне, юбилярларны да чакырып зур бәйрәм оештырасы иткәннәр.


7
декабрь, 2013 ел
шимбә

Узган җомгада, 6 декабрьдә, Ютазы һәм Бәйрәкә авылларында полиция участок пунктларын һәм полиция участок уполномоченныйлары торакларын берләштергән административ торак комплексларын ачу тантанасы узды.


4
декабрь, 2013 ел
чәршәмбе
Инвалидлар ункөнлеге кысаларында район мәдәният йортында оештырылган концерт тагын бер кат туган җиребезнең сәләтле кешеләргә бай булуын раслады.
Күптән түгел узган берничә бокс турнирында безнең район спортчылары призлы урыннарны яулады.
Бәйрәкә авылы мәдәният йортында әлеге учреждение хезмәткәрләре җирле үзидарә, “АгроМир” җәмгыяте, мәктәп белән берлектә “Пар канатлар” гаилә бәйрәме үткәрде.

3
декабрь, 2013 ел
сишәмбе
Район советының утырышлар залында республика прокуроры Илдус Нәфыйков районның яңа прокуроры белән таныштырды.
Барыгызның да исендәдер, әле август аенда гына Әбсәләм авылында Республика “Авыл клубы” программасы нигезендә яңа мәдәният йорты ачылган иде. Район башлыгы Рөстәм Нуриев, клубның киләчәктә гөрләп торуын, анда яшьләр генә түгел, ә өлкәннәр дә килеп ял итсен, дип теләкләрен җиткергән иде.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International