Иске Урыссу урта мәктәбендә ташландык материалдан киемнәр модельләрен күрсәтү - «Эко - Мода 2022» - гаҗәеп бәйрәм булып узды.
Җиңү көне алдыннан Урыссу гимназиясенең 4В сыйныф җитәкчесе Галиева Е. Н. "Сугыш вакытында хайваннар" дигән темага сыйныф сәгате үткәрде.
Бүген 8б сыйныфының яшь экологлары "Яз килде!" темасына күргәзмә үткәрделәр. Конкурсны "Бөгелмә урманчылыгы" ДКУ һәм "Бөгелмә урман хуҗалыгы"ДБУ үткәрә.
Режим гамәлдә булган вакытта түбәндәгеләрне эшләү тыела:
Учак яндыру
Коры үләнне һәм чүп-чарны яндыру
Эчендә ут кабызылган «Кытай фонарикларын» һавага очырту
Мангалларда һәм башка металл җайланмаларда, торак пунктларда, бакчачылык ширкәтләрендә, урман янгыннары куркынычы янаган балалар лагерьлары территорияләрендә ачык утта азык әзерләү тыела, җәмәгать туклануы объектларыннан тыш.
Җир көне уңаеннан Иске Урыссу мәктәбенең башлангыч сыйныф укучылары өчен "Безнең Җир" дигән класстан тыш чара үткәрелде
Балаларның экологик культурасын, әйләнә-тирә мохит белән экологик яктан грамоталы бәйләнеш кагыйдәләрен формалаштыру максатыннан, икенче кече төркемдә "Кечкенә экологлар – яшь табигать сакчылары” проекты тормышка ашырылды
Ютазы урта мәктәбендә "Макулатура тапшыр - агачны коткар!" акциясе узды
Җир көнендә мәктәп яны участогында экодесант оештырдылар. Укучылар, биология укытучысы Якупова Р.И. белән берлектә, мәктәп территориясендә җимеш агачларын санитар кисү үткәрделәр.
Китапханәче укучыларга бәйрәм тарихы, Җир көне гореф- гадәтләре, бәйрәм символы - эмблема, флаг һәм тынычлык чаңы турында сөйләде.
Районыбызны төзекләндерү, яшелләндерү һәм санитар чистарту буенча икеайлык бара.