2021 елның 3 августында Россия Эчке эшләр министрлыгының Ютазы районы буенча ЮХИДИ бүлекчәсе, «Юл хәрәкәте иминлеге» ДБУ белән берлектә, Ютазы ДОСААФ муниципаль оешмасы ярдәме белән һәм Ютазы ДОСААФы базасында хатын-кызлар арасында «Автоледи» республика машина йөртү осталыгы конкурсының район этабы узды.
Метеорологик күренешләрнең интенсивлыгы турында консультация-кисәтү
4 август көнне «Гаилә» паркында Үзәк балалар китапханәсе хезмәткәрләре «Укырга ишегалдына чык» дип исемләнгән китап күргәзмәсе оештырдылар һәм әкиятләр буенча танып-белү викторинасы үткәрделәр.
Бу - мәктәпләрдә тәрбияләнүчеләрнең өлгереше дә, белем бирү учреждениеләре тарафыннан бюджеттан тыш акчалар җәлеп итү дә, шул исәптән кадрлар мәсьәләсен хәл итү дә.
Метеорологик күренешләрнең интенсивлыгы турында консультация-кисәтү
Бүген Ирек мәйданында, ТР Министрлар кабинеты янында, ТР Премьер-министры Алексей Песошин район үзәк хастаханәләренә 70 яңа автомобиль ачкычы тапшырды.
Республикада «соры» хезмәт базары» юнәлеше буенча «Халык контроле» дәүләт мәгълүмат системасына тиешле мөрәҗәгать бирү юлы белән формаль булмаган мәшгульлек, рәсми булмаган хезмәт хакы түләү фактлары турында хәбәр итү мөмкинлеге барлыкка килде.
Россия Федераль салым хезмәтенең Татарстан Республикасы буенча Идарәсе хәбәр итә: «Юридик затларны, индивидуаль эшкуарларны һәм крестьян (фермер) хуҗалыкларын дәүләт теркәвенә алганда теркәү органына тапшырыла торган документларны рәсмиләштерүнең формаларын һәм таләпләрен раслау турында» 2020 елның 31 августындагы ЕД-7-14/617@ номерлы боерыгы чыгарылуга бәйле рәвештә, 2020 елның 25 ноябреннән юридик затларның Бердәм дәүләт реестрында яңа оештырыла торган һәм гамәлдә булган типовой уставлардан файдалану турында белешмәләрне чагылдыру мөмкинлеге булды. Типлаштырылган уставлар Россия Икътисадый үсеш министрлыгының 2018 елның 1 августындагы 411 номерлы боерыгы белән расланды.
2021 елның 6 августында 7.30 сәгатьтән 15.00 сәгатькә кадәр Урыссу поселогының Ленин ур., 1-24, Яр урамы, 1-109, Октябрьская 1-88, Шәрипов ур., 1-130, Елга ур., 1-64, Май ур., 1-19, Болын ур,1-61, Горький ур., район үзәк хастаханәсе, Урыссуның 2 санлы мәктәбе, Фарвин, Евротехника кибетләрендә, 3нче балалар бакчасында, интернат-мәктәптә (йокы корпусы) буенча салкын су бирүне туктатып торачаклар.
"Безнең ишегалды" программасы мәҗбүри эшләр җыелмасыннан торган ишегалларны комплекслы төзекләндерүне күздә тота: үтү юлларын асфальтлау, тротуарларның гамәлдәгеләрен асфальтлау һәм яңа тротуарлар булдыру, эскәмияләр һәм урналар урнаштыру, тышкы яктыртуны ремонтлау, балалар өчен уен комплексларын урнаштыру.