ЯҢАЛЫКЛАР


18
июнь, 2021 ел
җомга

2021 елның 29 июнендә 11: 00 сәгатьтән 13: 00 сәгатькә кадәр Башкарма комитетның кече залында Татарстан Республикасы юстиция министры урынбасары М.М. Ибәтов гражданнарны кабул итәчәк.

Алмашынучан болытлы һава. Явым-төшемсез. Җил төньяк-көнбатыштан, көнбатыштан, секундына 6-11 метр, урыны белән көчәйгәндә 15 метрга кадәр. Төнлә һаваның минималь температурасы +5..+15 градус, урыны белән +15 градуска кадәр, максималь һава температурасы көндез +24..+29˚.


17
июнь, 2021 ел
пәнҗешәмбе

16 июнь көнне Гаилә паркында «Интернеттан башка җәй» дип исемләнгән уен программасы булып узды.

2021 елның 18 июнендә 11: 00 сәгатьтән 15: 00 сәгатькә кадәр, Ф.Кәримов урамы буенча төзелә торган күп фатирлы йортка су тоташтыру эшләре алып барылу сәбәпле, Солнечный микрорайонында салкын су бирүне туктатып тору планлаштырыла.

https://vk.com/urussu_official

Бу юлы педагоглар тарафыннан юл хәрәкәте кагыйдәләре буенча «Без - үрнәк җәяүлеләр” дип аталган танып белү-күңел ачу чарасы оештырылды.


16
июнь, 2021 ел
чәршәмбе

Бүген Татарстан Республикасы Хөкүмәте Йортында узган республика киңәшмәсендә Татарстан Республикасы Премьер-министры урынбасары – Татарстан Республикасы авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры Марат Җәббаров республика кырларында үсемлекләрне яфрактан тукландыру турында сөйләде.

Фән һәм технологияләр елы кысаларында, 16 июнь көнне Үзәк китапханәдә мәктәп яны лагерена йөрүче балалар өчен «Бөек уйлап табучылар һәм алар уйлап тапкан әйберләр» дип исемләнгән интеллектуаль-танып белү викторинасы үткәрелде

Хөрмәтле гражданнар! "Татарстан Республикасы Гидрометеорология һәм әйләнә - тирә мохитне күзәтү идарәсе" ФДБУдан килде:

Плей-офф лигасы җиңүчеләре Буцифалл Уруссу футбол академиясе булды. Алар катнашучыларның гомуми турнир счетыннан 40 команда арасыннан 4 урынны алды!

Ни өчен теш табибына язылырга мөмкин түгел? Терапевтка эләгү бик кыен? Күз табибына тагын талон калмаган, ни эшләргә? Ютазы районы халкын еш борчый торган сорауларның берничәсе.


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International