ЯҢАЛЫКЛАР


28
май, 2021 ел
җомга

Йөзү буенча «Президент спорт уеннары» Бөтенроссия спорт уеннарының региональ этабы финалында 1 урынны алган (4х50м эстафетасы) Урыссудагы 3 санлы мәктәп укучылары командасын котлыйбыз.

«Президент спорт уеннары» Бөтенроссия спорт уеннарының региональ этабы финалында Урыссудагы 3 санлы мәктәпнең кызлар командасы йөзү буенча (4х50м эстафетасы) 1 урынны алды


27
май, 2021 ел
пәнҗешәмбе

2021 елның 31 маенда 14.00 сәгатьтән 16.00 сәгатькә кадәр Татарстан Республикасында Кеше хокуклары буенча вәкаләтле вәкил Аппаратында (Казан шәһәре, Карл Маркс ур., 61 нче йорт) Татарстан Республикасында Кеше хокуклары буенча вәкаләтле вәкил һәм Татарстан Республикасы Мәгариф һәм фән министры белән берлектә гражданнарны кабул итү булачак.

«Татарстан Республикасы студентлар лигасы» төбәк яшьләр иҗтимагый оешмасы яшь белгечләрне беркетү өчен шартлар тудыру максатыннан, 2021 елда социаль ипотека программасы буенча торак алуга яшьләр сәясәте лидерлары арасында Конкурс үткәрелә .

Какылы Күл авылында гармунчылар, тальянчылар, баянчыларның " Уйнагыз гармуннар!туган телләр, Халыклар бердәмлеге елына һәм Ютазы районының 30 еллыгына багышланган чарасы үтте.

Очрашу барышында тормыш эшчәнлегенең төрле өлкәләренә кагылышлы мөһим мәсьәләләр турында фикер алыштылар

26 май көнне Ютазы урта мәктәбенең "Яшел патруль" мәктәп урманчылыгы активистлары экологик өмә уздырдылар.

26 май көнне «SaMoSтоятельные Дети» наркотикларга каршы проектында катнашучылар арасында сәламәт яшәү рәвешен пропагандалау буенча Республика марафоны кысаларында «Россия тәмәкедән башка» дигән темага каршы акция узды.

Программа кысаларында мәктәп укучылары һөнәри юнәлеш бирүче тест үтә алалар: һөнәр сайлау буенча киңәшләр алалар (аларның шәхси сәләтләрен һәм мәнфәгатьләрен исәпкә алып); югары уку йортлары турында мәгълүматны өйрәнергә (әзерлек юнәлешләре, ачык ишекләр көннәре расписаниесе); өстәмә белем алу өчен методик биремнәр һәм материаллар җыелмасы алырга; төрле һөнәр вәкилләре белән онлайн-трансляцияләр вакытында аралашырга, аларга сораулар бирергә; проект партнерларыннан призлар алырга мөмкин.

Инде күркәм традиция буенча, юбилярны Ютазы районы башлыгы урынбасары Закуан Ильясов, Бәйрәкә авыл җирлеге башлыгы Альбина Әхмәтшина һәм авыл ветераннар советы рәисе Әлфия Хаҗиева котладылар.


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International