Район хезмәтләре җитәкчеләре агымдагы эшләр торышы һәм шартлар, агымдагы атнага бурычлар турында сөйләделәр. Утырышта балигъ булмаганнар эшләре буенча комиссия эше, алимент түләүләре буенча бурычларны каплау, вакцинация, диспансерлаштыру, медицина тикшерүләре барышы, планлаштырылган юл эшләре һәм бүгенге көндә актуаль мәсьәләләр каралды.
Хөрмәтле гражданнар! "Татарстан Республикасы Гидрометеорология һәм әйләнә - тирә мохитне күзәтү идарәсе" ФДБУдан килде:
2021 елның 12 апреленә метеорологик күренешләрнең интенсивлыгы турында консультация-кисәтү
Татарстан Республикасы территориясендә 2021 елның 12 апрелендә төнлә һәм иртән урыны белән томан көтелә.
Көнчыгыш Кама алды һәм Кама аръягы буенча: Аязучан болытлы һава. Явым-төшем күбесенчә яңгыр рәвешендә. Җил көньяк-көнчыгыштан төньяк-көнчыгышка таба күчүчән, секундына 5-10 метр тизлектә, урыны белән 14 метрга кадәр. Төнлә һаваның минималь температурасы +3..+5°. Һаваның максималь температурасы көндез +8..+10°, урыны белән +15°ка кадәр.
Күптән түгел район предприятиеләре һәм хезмәтләре җитәкчеләре белән уздырылган санитар чистарту оператив штабы утырышында санитар-экологик икеайлык уздыру мәсьәләсе каралды.
Бүген Кече Урыссу авылында, Туган телләр һәм Халыклар бердәмлеге елы кысаларында, татар халкының гасырлардан килгән «Карга боткасы» бәйрәме уздырылды.
8 апрель көнне Бөтенроссия инвалидлар җәмгыятенең җирле бүлекчәсендә шашка-шахмат турниры узды.
Чарада җирлекләр белән эшләү бүлеге начальнигы Зөлфия Әгълиева, район хатын-кызлар советы рәисе Наилә Хөснетдинова, Урыссу авыл җирлеге башлыгы Фәния Әминова һәм башкалар катнашты.
Бүген Ютазы авылында умартачыларның һәм авыл хуҗалыгы предприятиеләренең кырларны пестицидлар белән эшкәртүдә оператив хезмәттәшлек сораулары буенча очрашулары үтте.
2021 елда Татарстан Республикасында Кеше хокуклары буенча вәкаләтле вәкилнең дәүләт органнары җитәкчеләре белән гражданнарны бергәләп кабул итү практикасы дәвам итә.
2021 елның 9 апреленә начар метеорологик күренешләр: фаразланмый.