Хөрмәтле гражданнар! "Татарстан Республикасы Гидрометеорология һәм әйләнә - тирә мохитне күзәтү идарәсе" ФДБУдан 2020 елның 16 сентябре 22 сәгатеннән 17 сентябре 06 сәгатенә кадәр метеорологик күренешләрнең интенсивлыгы турында консультация-кисәтү керде:
Роспотребнадзорның Татарстан Республикасы буенча идарәсенең Бөгелмә, Азнакай, Баулы, Ютазы районнары территориаль бүлеге , Кулланучылар хокукларын яклау һәм кеше иминлеге өлкәсендә күзәтчелек буенча федераль хезмәт белән 2020 елның 11 сентябреннән 25 сентябренә кадәр ит һәм балык продукциясенең сыйфаты һәм куркынычсызлыгы мәсьәләләре буенча «кайнар линия» үткәрә.
Татарстан авыл хуҗалыгы җитештерүчеләре киләсе елдан «Агропрогресс» грантына дәгъва итә алачаклар. Аның суммасы 30 млн. сумга кадәр булачак. Бу хакта Татарстан Республикасы Министрлар Кабинетында узган брифингта Татарстан Республикасы авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры Марат Җәббаров хәбәр итте.
Татарстан Республикасы Дәүләт Советының хатын-кыз депутатлар берләшмәсе тарафыннан оештырылган «Игелек кыл» хәйрия акциясенең өченче этабын гамәлгә ашыру кысаларында Татарстан Республикасы муниципаль берәмлекләренең гомуми белем бирү учреждениеләре хезмәткәрләренең күп балалы гаиләләренә планшетлар тапшыру тантанасы узды.
Татарстан Республикасы территориясендә 2020 елның 16 сентябрендә иртән, көндез һәм кич белән урыны белән секундына 15-20 метр тизлектә көчле җил көтелә (Казанда 15-18 метр).
Аязучан болытлы һава. Урыны белән бераз яңгыр. Җил төньяк-көнбатыштан, төнлә секундына 7-12 метр, көчәйгәндә 15 метрга кадәр; иртән-көндез - 9-14, көчәйгәндә 15-20 метрга кадәр. Төнлә һаваның минималь температурасы +4..+9˚. Һаваның максималь температурасы көндез +10..+15˚.
Уку курсларына килүчеләргә каты авыручы кешеләр белән аралашу кагыйдәләре, инсульттан яки авыр тән җәрәхәтләре алганнан соң тергезелә торган пациентны ничек карау турында сөйләячәкләр.
Татарстан Республикасы буенча Россия ГТХМ Баш идарәсе һәм Татарстан Республикасы Мәгариф һәм фән министрлыгының «Татарстан Республикасы гомуми белем бирү оешмаларында балалар куркынычсызлыгы айлыгын үткәрү турында» уртак боерыгын үтәү кысаларында 2020 елның 2 сентябреннән 10 сентябренә кадәр Ютазы муниципаль районының белем бирү учреждениеләрендә янгын куркынычсызлыгы таләпләрен үтәү һәм янгын чыккан очракта гамәлләр буенча укытучылар (хезмәт күрсәтү персоналы) һәм укучылар белән эвакуацияләү буенча өйрәнүләр һәм инструктив дәресләр узды.