ЯҢАЛЫКЛАР


9
сентябрь, 2021 ел
пәнҗешәмбе

Хезмәт күрсәтү бүлеге мөдире Гөлшат Ризванова хәрби хәрәкәтләргә кадәр булган фактлар турында сөйләде.


8
сентябрь, 2021 ел
чәршәмбе

2021 елның 17, 18, 19 сентябрь көннәрендә Ютазы районы территориясендә сигезенче чакырылыш Россия Федерациясе Федераль Җыенының Дәүләт Думасына депутатлар сайлау һәм 4 нче номерлы Әбсәләм бермандатлы сайлау округы, 1 нче номерлы Бәйрәкәтамак бермандатлы сайлау округы, 6 нчы, 9 нчы номерлы Димтамак бермандатлы сайлау округы буенча Татарстан Республикасы Ютазы муниципаль районы муниципаль берәмлекләренә депутатларны өстәмә сайлаулар узачак.

Сайлаучыны урнашу урыны буенча сайлаучылар исемлегенә кертү турында гариза бирү тәртибен тормышка ашыру максатыннан гаризалар кабул итү графигы билгеләнгән.

Бүген, 2021 елның 8 сентябрендә, сигезенче чакырылыш Дәүләт Думасына депутатлар сайлау буенча календарь план нигезендә, илнең барлык участок сайлау комиссияләре эшкә кереште.

Татарстан Республикасы Хезмәт, мәшгульлек һәм социаль яклау министрлыгы карамагындагы учреждениеләр («Гармония” халыкка социаль хезмәт күрсәтү үзәге» дәүләт автоном социаль хезмәт күрсәтү учреждениесе, халыкны социаль яклау бүлеге, “Халык мщшгульлеге үзәге” ДКУ, РМПҮ №44 бүлеге ), шулай ук ЮМРда РПФ Идарәсенең Клиентлар хезмәте (бүлек хокукларында) хезмәткәрләре катнашында террорчылык акты янаганда укыту-тренировка эвакуациясе үткәрелде.

2021 елның 9 сентябрендә 08.00 сәгатьтән 11.00 сәгатькә кадәр, планлы эшләр алып барылу сәбәпле, Урыссу шәһәр тибындагы поселогының Урыссу ур., 1-15, Горький ур., 1-3, Болын ур., 9-29 адреслары буенча, Урыссу район үзәк хастаханәсендә салкын су бирүне чикләү планлаштырыла.

 

"Урыссу-Водоканал" ҖЧҖ

Сентябрьнең беренче көннәрендәге яңгырлар аграрийларга уҗымнарны чәчүгә керешү турында карар кабул итәргә мөмкинлек бирде.

 

2021 елның 9 сентябрендә 7.00 сәгатьтән 8.00 сәгатькә кадәр, планлы эшләр башкару сәбәпле, Урыссу ш. т. поселогының А. Шамкин, Сирин, Урыссу урамнары, Химиклар тыкрыгы буенча электр энергиясен өзеп тору планлаштырыла.

 

https://vk.com/urussu_official

Көнчыгыш Кама алды һәм Кама аръягы буенча:

 

Болытлы. Төнлә явым - төшемсез, көндез яңгыр.


7
сентябрь, 2021 ел
сишәмбе

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International