Бездә грек-рим көрәше, көрәш, самбо, бокс, баскетбол, футбол, волейбол, хоккей, чаңгы ярышлары, гер спорты, җиңел атлетика, йөзү, каратэ, картинг, өстәл теннисы, ату секцияләре уңышлы эшләп килә.
Туган телебезне ничек белүләрен тикшерергә теләүчеләр Кәрәкәшле мәктәбендә дә җыелдылар. Акция йөзгә якын кешене колачлады - алар өчен ике сыйныф бүлеп бирелде.
2021 елның 13 сентябрендә 8.00 сәгатьтән 17.00 сәгатькә кадәр Урыссу ш. т. поселогының Ф. Кәримов, Энергетиклар, С. Гобәйдуллина, Юбилей, Көнчыгыш урамнарында электр энергиясен өзеп тору планлаштырыла.
10 сентябрьдә «Татарча диктант» Бөтендөнья белем сынау акциясе узды . Акция «Татар халкының милли үзенчәлеген саклау (2020-2023 еллар) Татарстан Республикасы дәүләт программасы кысаларында үткәрелә.
Хөрмәтле гражданнар! "Татарстан Республикасы Гидрометеорология һәм әйләнә - тирә мохитне күзәтү идарәсе" ФДБУдан килде:
Көз көне Татарстан буенча беренче тапкыр «Созвездие–Йолдызлык» һәм «Наше время — Безнең заман» республика фестивальләрендә җиңүчеләре һәм лауреатларның зур гастроль туры башланды. Танылган мәдәни брендларның киңкүләмле иҗади туры 4 сентябрьдән 18 сентябрьгә кадәр Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов ярдәме белән уза. Тур Туган телләр һәм халыклар бердәмлеге елына багышланган.
2021 елның 10 сентябрендә 7.30 сәгатьтән 15.00 сәгатькә кадәр, планлы эшләр алып барылу сәбәпле, Урыссу поселогының Болын урамының 1-42 йортларында салкын суны туктатып тору планлаштырыла.
"Урыссу-Водоканал" ҖЧҖ
2021 елның 10 сентябрендә 01 сәгатьтән 10 сәгатькә кадәр
метеорологик күренешләрнең интенсивлыгы турында консультация-кисәтү
Татарстан Республикасы буенча һәм Казан шәһәрендә 2021 елның 10 сентябрендә төнлә һәм иртән урыны белән томан көтелә.
2021 елның 10 сентябренә метеорологик күренешләрнең интенсивлыгы турында консультация-кисәтү
Татарстан Республикасы буенча һәм Казан шәһәрендә 2021 елның 10 сентябрендә төнлә һәм иртән урыны белән томан көтелә.