ЯҢАЛЫКЛАР


18
июнь, 2021 ел
җомга

Урыссу үзәк район хастаханәсенең медицина хезмәткәрләре, асылда, участок терапевты Лилия Кәлимуллина һәм участок шәфкать туташы Лилия Каюмова 18 июнь көнне “Электросоединитель” җәмгыяте эшчеләренә коронавируска каршы прививка ясадылар.

Бүген, 18 июнь көнне, район башлыгы Аяз Шәфигуллин суга батучы баланы коткарган өчен Ютазы районы башлыгы рәхмәт хаты белән Илгиз Ильясовны батырлыгы, кыюлыгы һәм тәвәкәллеге өчен бүләкләде

Башкала журналистлары – Урыссу үзәк район хастаханәсендә
Шушы көннәрдә Урыссу үзәк район хастаханәсендә “Татарстан - Яңа гасыр” телеканалының “Җиде көн” иҗат берләшмәсе хәбәрчеләре булып китте. Кунакларны Ютазы районы башлыгы Аяз Шафигуллин һәм Урыссу үзәк район хастаханәсе баш табибы Светлана Шакирова каршы алды.

Ремонт эшләре башкарылу сәбәпле, 2021 елның 21 июнендә Урыссу поселогының түбәндәге урамнары буенча электр энергиясен вакытлыча туктатып тору планлаштырыла:

9.00 сәгатьтән 12.00 сәгатькә кадәр Комсомол, Мияссаров, Татарстан, Жуков ур., 2а -47 йортлар.

13.00 сәгатьтән 17.00 сәгатькә кадәр, Жуков ур., 49-131, Көнчыгыш урамы, 2-19 йортлар.

Күл буеннан чүп-чар: пыяла һәм пластик шешәләр, алюминий банкалар, пакетлар һәм шәхси гигиена предметлары җыештырылды.

Урыссу поселогында күп фатирлы йортларның фасадларын җылыту буенча эшләр дәвам итә. Хәзерге вакытта Пушкин ур., 97, Куйбышев ур., 3а, Тукай ур., 19а, Чкалов ур., 33, 35 йортлар буенча эшләр бара.

22 июньдә Бөек Ватан сугышы башлануның 80 еллыгына багышланган митинг үткәреләчәк

2021 елның 29 июнендә 11: 00 сәгатьтән 13: 00 сәгатькә кадәр Башкарма комитетның кече залында Татарстан Республикасы юстиция министры урынбасары М.М. Ибәтов гражданнарны кабул итәчәк.

Алмашынучан болытлы һава. Явым-төшемсез. Җил төньяк-көнбатыштан, көнбатыштан, секундына 6-11 метр, урыны белән көчәйгәндә 15 метрга кадәр. Төнлә һаваның минималь температурасы +5..+15 градус, урыны белән +15 градуска кадәр, максималь һава температурасы көндез +24..+29˚.


17
июнь, 2021 ел
пәнҗешәмбе

16 июнь көнне Гаилә паркында «Интернеттан башка җәй» дип исемләнгән уен программасы булып узды.


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International