ЯҢАЛЫКЛАР


12
февраль, 2022 ел
шимбә

Бүген, 12 февраль көнне, Ютазы районының «Дубравушка» балалар-сәламәтләндерү лагере базасында «Татарстан чаңгы юлы - 2022» ХХХІХ массакүләм чаңгы ярышлары узды.

Татарстан Республикасы буенча Эчке эшләр министрлыгының Дәүләт автоинспекциясе транспорт чараларын теркәү һәм машина йөртү таныклыкларын бирү буенча дәүләт хезмәтләре күрсәтү линиясе буенча ведомствоара федераль мәгълүмат системалары эшендә техник проблемалар турында хәбәр итә.

Китапка эләгергә лаек булган җиңүчеләр исемлегенә Россиянең 98 гаиләсе, Татарстаннан 4 гаилә кергән, алар составында безнең райондагы спорт гаиләсе дә бар.

11 февраль көнне Үзәк китапханәдә 2нче мәктәпнең 7А сыйныф укучылары өчен «Өлкәнәергә вакыт яки минем булачак һөнәрем» дигән һөнәри юнәлеш бирүче уен үткәрелде.

Бу көннәрдә Казан шәһәренең «Ак Барс» кара-каршы көрәш сараенда егетләр һәм кызлар арасында гер спорты буенча Россия беренчелеге уза.

Үз эшчәнлекләре турында белешмәләрнең ачыклыгын һәм һәркем файдалана алырлык булуын арттыру максатларында, 2022 елның 16 февралендә 14.00 сәгатьтән 16.00 сәгатькә кадәр Роспотребнадзорның ТР (Татарстан)  буенча идарәсенең Бөгелмә, Азнакай, Баулы, Ютазы районнарында территориаль бүлегендә (Баулы ш., Ленин ур., 27) "ачык ишекләр" көне үткәрелә.


11
февраль, 2022 ел
җомга

2022 елның 12 февраленә Татарстан Республикасы территориясендә гадәттән тыш хәлләр барлыкка килүнең көндәлек оператив фаразы

10 февраль көнне Район мәдәният йортында Татарстан Республикасы ветераннары арасында үзешчән башкаручыларның «Балкыш» VII Республика фестиваленең муниципаль этабы булып узды.

 

Урыссуның 3 санлы мәктәбендә Яшь армиячеләр өчен "Мин-гражданин. Минем хокукларым һәм бурычларым" дигән темага поселок Советы депутаты, "Теплосервис" МУП директоры Гарипов Равил Миңнехан улы катнашында узды

Бу бәйге Ютазы районында талантлы, эрудицияле, игелекле һәм энергияле әйдаманнар бик күп булуын күрсәтте.


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International