Хезмәт күрсәтү шартларын бәйсез бәяләү иҗтимагый контрольнең бер формасы булып тора һәм социаль хезмәт күрсәтүләрдән файдаланучыларга социаль хезмәт күрсәтү оешмаларының хезмәт күрсәтү шартлары сыйфаты турында мәгълүмат бирү, шулай ук аларның эшчәнлеге сыйфатын күтәрү максатларында үткәрелә.
Көнчыгыш Кама алды һәм Кама аръягы буенча:
Алмашынучан болытлы һава.
Җитди явым-төшемсез.
Җил көньяк-көнчыгыштан, көньяктан, секундына 4-9 метр, көндез урыны белән җилнең тизлеге 13 метрга кадәр.
Төнлә минималь температура +1..+ 5˚.
Көндез һаваның максималь температурасы +14..+17˚.
Мәҗбүри вакцинация турындагы төп сорауларга җаваплар - безнең карточкаларда
Коронавирустан вакцина ясатмаган гражданнарга карата дүшәмбе, 11 октябрьдән алып өстәмә чикләүләр кертелү сәбәпле, Урыссу үзәк район хастаханәсе поликлиникасының прививка кабинеты янында иртәнге сәгать белән чират барлыкка килде.
Шушы көннәрдә, 9 октябрьдә, Чаллы шәһәрендә яшәүче академик, профессор, филология фәннәре докторы, Татарстан Республикасының атказанган укытучысы, Татарстан Язучылар берлеге әгъзасы Әнвәр Мәгъдәнур улы Шәрипов 80 яшьлек юбилеен билгеләп үтте. Әнвәр Шәрипов Кәрәкәшле авылында туган. Фәнни эшчәнлек белән тыгыз бәйләнгән хезмәт юлында ул төрле дәрәҗәләрдә танылу алган, югары исемнәргә лаек булган. Аның эшчәнлеге шулкадәр күп кырлы, бу аны үзенчәлекле, төрле яктан белемле шәхес буларак тасвирлый.
Район буенча оператив хәл, халыкка вакцина ясау барышы, "Безнең ишегалды" программасы кысаларында ишегалларын төзекләндерү эшләренең барышы турындагы мәсьәләләр каралды. Бүгенге көндә башка актуаль сораулар да каралды.
2021 елның 12 октябрендә 8-00 сәгатьтән 14-00 сәгатькә кадәр, ремонт эшләре уздырылу сәбәпле, салкын су бирүне чикләү планлаштырыла.
Республика Министрлар Кабинетына L-410 самолеты һәлакәтендә һәлак булучыларның һәм зыян күрүчеләрнең гаиләләренә ярдәм күрсәтү буенча тәкъдимнәр әзерләргә кушылды. 11 октябрьдә Татарстанда дәүләт флаглары төшереләчәк, телерадиокомпанияләр һәм мәдәният учреждениеләренә күңел ачу тапшыруларын һәм чараларын эфирга чыгармау һәм уздырмау тәкъдим ителәчәк.
Көнчыгыш Кама алды һәм Кама аръягы буенча:
Аязучан болытлы һава. Урыны белән бераз яңгыр. Җил көнбатыштан, төньяк-көнбатыштан, секундына 5-10 метр. Төнлә минималь температура 0.. 4˚. Көндез һаваның максималь температурасы +8... +12˚.
2021 елның 9 октябрендә метеорологик күренешнең интенсивлыгы турында консультация – кисәтү