ЯҢАЛЫКЛАР


17
декабрь, 2021 ел
җомга

2021 елның 20 декабрендә  12.00 сәгатьтән 16.00 сәгатькә кадәр  Урыссу поселогының  Декабристлар ур., Чкалов ур., Свердлов ур., Сирин ур., 2нче санлы балалар бакчасында, 4нче санлы балалар бакчасында, “Олимп” спорт комплексында электр энергиясен өзеп торачаклар.

Сәлам, дус! Безнең Ютазы районында Россия укучылар хәрәкәтенең искиткеч командасына эләгәсең киләме? Үсештә буласың һәм Бөтенроссия бәйгеләрендә җиңәсең киләме? Ул вакытта постны укы һәм гариза тутыр!

16 декабрь көнне Үзәк балалар китапханәсендә коррекция интернат - мәктәбенең 6-9 сыйныф укучылары өчен "Яңа ел бүләге» дигән мастер-класс үткәрелде.


16
декабрь, 2021 ел
пәнҗешәмбе

Урыссудагы 2 санлы мәктәпнең ата-аналар патруле ЮХИДИ инспекторы белән берлектә киемдә яктылык кайтаргыч элементлар булу-булмауга рейд үткәрделәр.

Яссытугай авылында туып-үскән Зәкәрия Мотыйгулла улы, сәламәтлеге белән бәйле кайбер кыенлыкларга карамастан, күңел күтәренкелеген югалтмый.

15 декабрь көнне Үзәк китапханә һәм Үзәк балалар китапханәсе хезмәткәрләре, яшьләр арасында мәдәни чараларны популярлаштыруга юнәлтелгән «Пушкин картасы» проекты кысаларында, Фән һәм технологияләр елына багышланган «Күңелле фәннәр” дип аталган квест-уен үткәрделәр.

Укучыларга телефоннарын куеп торырга һәм тәнәфесне энциклопедия укып уздырырга тәкъдим ителде.

Шушы көннәрдә район башлыгы Аяз Шәфигуллин җитәкчелегендәге комиссия Урыссу поселогы учреждениеләренең, кибетләренең, даруханәләренең һәм предприятиеләренең Яңа елга бизәлешен карап йөрде.

Узып баручы ел ахырында район башлыгы җитәкчелегендә авыл җирлекләре башлыклары, предприятие һәм учреждениеләрнең хезмәт коллективлары белән очрашулар уза.


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International