18 ноябрьдә Ютазы районында районның агросәнәгать комплексы оешмалары арасында техниканы кышкы саклауга кую һәм машина-трактор паркын ремонт сезонына әзерләү буенча конкурс узды.
"Акварельле этюдлар" - Ютазы районы рәссамнарының һәм Урыссу балалар сәнгать мәктәбенең сәнгать бүлеге укучылары һәм укытучыларының иң яхшы эшләре күргәзмәсе.
Козсылу балалар белэн Кыш бабайны туган коне белэн котладылар, матур жырлар, шигырьлэр, уеннар уйнадылар. Кыш бабай турында кызыклы презентация карадылар.
2022/2023 уку елына абитуриентларны җәлеп итү буенча һөнәри юнәлеш бирү эше кысаларында Казан дәүләт аграр университеты гомуми белем бирү оешмаларының чыгарылыш сыйныф укучыларын һәм һөнәри белем бирү оешмаларының (колледжларның, техникумнарның) студентларын «Икътисад институтының ачык ишекләр көне» дистанцион чарасына чакыра. Чара on-line форматта, 2021 елның 20 ноябрендә (шимбә) ZOOM платформасы аша узачак. Чара 13.00 сәгатьтә башлана.
Урыссуның 1 санлы мәктәбе укучылары "Тәмәкене 🍬 кәнфиткә алыштыр" акциясе үткәрделәр, анда төрле яшьтәге ир-егетләр катнашты.
Программа кысаларында, укучыларга архив бүлеге начальнигы Лилия Гәрәева архивта сакланучы кешеләрнең шәхси документлары турында сөйләде, әлеге темага багышланган фильм карадылар һәм алга таба архивта сакланучы документлар нигезендә проект эшен якларга дигән карар кылдылар.
Көнчыгыш Кама алды Кама аръягы буенча:
18 ноябрьдә Россиядә рәсми рәвештә Кыш Бабайның туган көне билгеләп үтелә. Нәкъ менә 18 ноябрьдә — Бөек Устюгта — чын кыш үз хокукларына керә дип санала.
Хөрмәтле гражданнар! "Татарстан Республикасы Гидрометеорология һәм әйләнә - тирә мохитне күзәтү идарәсе" ФДБУдән килде
Балалар очу аппаратларын модельләштерделәр, аларның барлыкка килү тарихы, конструкциясе һәм аларны әзерләү технологияләре белән таныштылар.