Алар кабызылган фонарьлар белән юл-транспорт һәлакәтләре корбаннарын бер минут тын калып искә алдылар, җәяүлеләр юл аркылы чыгу урынын ялгыз һәм әти-әни белән чыгу буенча мастер-класс үткәрделәр.
Балалар арасында юл хәрәкәте иминлеген пропагандалау максатыннан бүген Каразирек урта мәктәбенең яшь инспекторлар хәрәкәте отряды “Юл хәрәкәте куркынычсызлыгы” дәүләт бюджет учреждениесе начальнигы Игнатьева Р. И. һәм ЮХИДИ инспекторы Жанназаров Р.М. белән берлектә "Без җәяүлеләр" дигән квест үткәрделәр.
"Яшел патруль" мәктәп урманчылыгы, Россия укучылар хәрәкәте активистлары һәм ТНВ иҗтимагый хәрәкәтенең Ютазы территориаль бүлеге яшь активистлары Бөтенроссия экологик диктантында катнаштылар.
2021 елның 18 ноябрендә, 8:00 сәгатьтән 11: 00 сәгатькә кадәр, ремонт эшләре белән бәйле рәвештә Урыссу шәһәр тибындагы поселогының Октябрь урамында салкын суны туктатып торачаклар.
Муниципаль берәмлекләргә һәр яңа ел социаль-икътисади үсешкә юнәлдерелгән билгеле бер эш фронты алып килә.
Бөтенроссия ата-аналар компетентлыгы атнасы - ул ата-аналар өчен уникаль белем бирү мәйданчыгы, анда балалар һәм яшүсмерләрне үстерү һәм тәрбияләү өлкәсендә әйдәп баручы экспертлар тәкъдим ителгән. Психологлар, педагоглар, аерым ихтыяҗлары булган балаларны үстерү белгечләре ата-аналарның иң актуаль сораулары буенча вебинарлар, мастер-класслар һәм түгәрәк өстәлләр үткәрә. Катнашу бушлай.
Быел Татарстан халкы өчен Яңа ел каникуллары 10 көн дәвам итәчәк. Бу РФ Хөкүмәте һәм ТР Хезмәт министрлыгы сайтында бастырылган документлардан күренә.
Балалары булган Россия Федерациясе гражданнарының торак шартларын яхшырту максатыннан, «Демография» милли проектының «Бала туганда гаиләләргә финанс ярдәме» федераль проекты кысаларында РФ Финанс министрлыгы тарафыннан «Гаилә ипотекасы» ташламалы ипотека кредиты программасы гамәлгә ашырыла.
Роспотребнадзорның Татарстан Республикасы буенча идарәсенең Бөгелмә, Азнакай, Баулы, Ютазы районнары территориаль бүлеге халыкка транспорт хезмәтләре күрсәтү, такси һәм каршерингтан файдаланганда кулланучылар хокукларын яклау, такси агрегатлары эшчәнлеге, шулай ук әлеге категория хезмәтләрдән файдалану куркынычсызлыгы мәсьәләләре буенча Кулланучылар хокукларын яклау һәм кеше иминлеге өлкәсендә күзәтчелек буенча Федераль хезмәт тарафыннан 2021 елның 15 ноябреннән 26 ноябренә кадәр «Кайнар линия» үткәрелүе турында хәбәр итә.
Татарстан Республикасы дәүләт һәм муниципаль хезмәтләр Порталы аша мәктәпкәчә белем бирү оешмаларына гаризалар кабул итү һәм аларның статусын тикшерү сервисы вакытлыча туктатылды.