Мәскәүдә моңа 5 декабрьдә үк керешкәннәр иде. Бүгенгә 800 000нән артык кешегә прививка ясалган. Төбәкләргә 1,5 миллионнан артык доза вакцина җибәрелде. Вакцинасының нәтиҗәлелеге 91,4 процент тәшкил итә.
2021 елның 10-12 февралендә «Казан Экспо» Халыкара күргәзмә үзәге территориясендә агросәнәгать комплексының төп тармаклары экспозициясен берләштерүче 3 нче махсуслаштырылган «ТатАгроЭкспо» күргәзмәсе һәм эшлекле форум узачак, аның төп вакыйгасы «Татарстан Республикасы агросәнәгать комплексының 2020 елдагы эшенә йомгаклар һәм 2021 елга бурычлар» темасына Татарстан Республикасы Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгы коллегиясенең киңәйтелгән утырышын уздыру булачак.
«Викимедиа РУ» коммерциячел булмаган оешмасы Татарстан Республикасы Президенты каршындагы Татар телен саклау һәм үстерү мәсьәләләре комиссиясе теләктәшлеге белән «Минем Татарстан» бәйгесен игълан итте.
Татарстан Республикасы территориясендә урыны белән уңай булмаган метеорологик күренешләр көтелә: 15 гыйнварда төнлә, күз күреме 500-1000 метрга кадәр начараеп, көчле кар-буран, көньяк-көнчыгыштан исүче җилнең тизлеге секундына 16 метрга кадәр көчәюе, юлларда кар көртләре барлыкка килүе көтелә.
Татарстан трассаларында көчле кар-буран һәм күз күреме чикләнгән булу сәбәпле, автобуслар һәм йөк транспорт чаралары хәрәкәтен чиклиләр.
Декабрь аенда «Мәгарифтә психологик хезмәт («Мәгариф» милли проектын тормышка ашыру шартларында белем бирү процессын психологик-педагогик тәэмин итүнең нәтиҗәле коралы буларак педагог-психолог кабинеты)» Республика конкурсының читтән торып катнашу этабы узды.
Күзәтчелек ведомствосы башлыгы, Татарстан Республикасы прокуратурасы органнары эшчәнлеген массакүләм мәгълүмат чараларында объектив һәм һәрьяклап яктырткан, законлылыкны һәм хокук тәртибен ныгытуга керткән өлеше өчен "Телевидение Уруссу" ҖЧҖ иҗат коллективына ТР прокурорының Рәхмәт хатын тапшырды.
Татарстан Республикасы Хезмәт, халыкны эш белән тәэмин итү һәм социаль яклау министрлыгы, 2021 елның 1 гыйнварыннан «Россия Федерациясенең аерым закон актларына үзгәрешләр кертү турында» 29.12.2020 ел, № 473-ФЗ Федераль закон нигезендә, Россия Федерациясе территориясендә хезмәт өчен түләүнең минималь күләме аена 12792 сум дәрәҗәсендә билгеләнгән булуын хәбәр итә.
2021 елның 14 гыйнварында 06-00 сәгатьтән 07-30 сәгатькә кадәр Урыссу поселогының Үзәк тыкрыгында ЮХИДИ бүлеге инспекторлары, Россия Эчке эшләр министрлыгы бүлеге хезмәткәрләре белән берлектә, «Тоннель» рейды үткәрделәр.
Безнең илдә Яңа елны ике тапкыр билгеләп үтү кабул ителгән