ЯҢАЛЫКЛАР


24
ноябрь, 2020 ел
сишәмбе

26 ноябрьдә, ТР сәламәтлек саклау министрлыгы һәм Казан дәүләт медицина университеты инициативасы, Татарстан Республикасы Хөкүмәте ярдәме белән, «Здоровье просто» дигән яңа профилактик онлайн-проект старт ала.

“Авыл территорияләрен комплекслы тергезү” дәүләт программасы кысасында 2020 елда Ютазы районыннан ике гаилә йорт җиткерә.

 

Бүген “Вафауллин Ансель” крестьян-фермер хуҗалыгында “Татарстан Республикасының база хуҗалыкларында сөт терлекчелеген цифрлаштыру” темасы астында республика зона семинар-киңәшмәсе узды.

 

Татарстан авыл ипотекасын бирү күләме буенча Россия төбәкләре арасында Башкортстан, Ленинград һәм Новосибирск өлкәләре белән беррәттән лидер-төбәкләр арасына керә. Республикада 1245 гаилә программадан файдаланган инде.

Бүген «Татар-Информ» мәгълүмат агентлыгында Татарстан Республикасы Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгының матбугат конференциясе узды, ул Татарстан авыл хуҗалыгы товарлары җитештерүчеләренең «Россия тәмнәре» төбәк брендларының беренче илкүләм конкурсында катнашуына багышланган иде.

2020 елның 27 ноябрендә 13.00 сәгатьтән 15.00 сәгатькә кадәр Татарстан Республикасында Кеше хокуклары буенча вәкаләтле вәкил Аппаратында (Казан шәһ., Карл Маркс ур., 61) Татарстан Республикасында Кеше хокуклары буенча вәкаләтле вәкил Сабурская Сәрия Харис кызы һәм Татарстан Республикасы прокуроры урынбасары Даминов Олег Александрович тарафыннан видеоэлемтә ярдәмендә гражданнарны кабул итү узачак.

«Татарстан Республикасы торак-коммуналь хуҗалык өлкәсендә иҗтимагый контроль региональ үзәге» коммерцияле булмаган партнерлык күпфатирлы йортларда күрсәтелә торган ТКХ хезмәтләренең сыйфаты буенча онлайн анкеталау үткәрә.


23
ноябрь, 2020 ел
дүшәмбе

Мәдәният оешмалары тарафыннан хезмәт күрсәтү сыйфатын бәйсез бәяләү иҗтимагый контрольнең бер формасы булып тора, ул гражданнарга хезмәт күрсәтү сыйфаты турында мәгълүмат бирү, шулай ук әлеге оешмаларның эшчәнлек сыйфатын күтәрү максатларында үткәрелә.


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International