Бүген Ютазы районы җитәкчелеге Урыссу поселогының ике мәйданчыгында үзара салым программасын гамәлгә кертү буенча халык белән очрашу уздырды.
Начар метеорологик күренешләр: 2020 елның 24 ноябрендә төнлә һәм көндез Татарстан Республикасы территориясендә һәм Казан шәһәрендә урыны белән буран көтелә.
Көнчыгыш Кама алды һәм Кама аръягы буенча:
Болытлы. Урыны белән кар. Аерым районнарда буран. Җил көньяктан, көньяк-көнчыгыштан секундына 6-11 метр, урыны белән көчәйгәндә 14 метрга кадәр.
Төнлә һаваның минималь температурасы -5..-8˚. Көндез максималь һава температурасы -2..-5˚. Юлларда урыны белән бозлавык.
Хөрмәтле гражданнар! "Татарстан Республикасы Гидрометеорология һәм әйләнә - тирә мохитне күзәтү идарәсе" ФДБУдан килде:
Метеорологик күренешләрнең интенсивлыгы турында консультация-кисәтү Татарстан Республикасы территориясендә һәм Казан шәһәрендә 2020 елның 24 ноябрендә төнлә һәм көндез урыны белән буран көтелә.
Татарстан Республикасы буенча Русия ГТХМ Баш идарәсе киңәш итә:
Буран вакытында:
Тәрәзәләрне, ишекләрне, чарлак люкларын һәм вентиляцион тишемнәрне тыгызлап ябарга. Тәрәзә пыялаларын капкачлары белән (шәхси секторда) ябыгыз. Автоном яктырту чаралары - фонарьлар, керосин лампалары, шәмнәр әзерләгез. Ачык балконнардан һава агымына эләгергә мөмкин булган әйберләрне алып кую зарур.
Радиоалгычларны һәм телевизорларны кабызыгыз – алар буенча яңа мөһим мәгълүмат килеп җитәргә мөмкин. Җиңел корылмалардан нык биналарга күчегез. Кар өемнәрен чистарту өчен эш коралы әзерләгез. Көчле буран вакытында бинадан чыкмаска кирәк. Әгәр шулай да ихтыяҗ туса, гаилә әгъзаларына яки күршеләргә, кая юнәлүегезне һәм кайчан кайтуыгызны хәбәр итегез.
Автомобильдә зур юллар һәм шосселар буенча гына хәрәкәт итәргә була. Машинадан чыккач, күренүчәнлек югалырлык дәрәҗәдә читкә китмәгез. Юлда туктасагыз, тревога сигналын өзек тавыш белән бирегез, капотны күтәрегез яки антеннага ачык төстәге тукыма элегез, ярдәмне автомобиль эчендә көтегез. Шул ук вакытта вентиляцияне тәэмин итү һәм угар газы белән агулануга юл куймас өчен машина тәрәзен ачып, моторны кабызып калдырырга мөмкин.
Әгәр дә сез торак пункттан читтә җәяү йөргәндә ориентацияне югалтсагыз, беренче күренгән йортка керегез, урнашу урынын ачыклагыз һәм, мөмкин булганча, буран туктаганын көтеп торыгыз. Әгәр хәлегез бетсә, яшеренер урын эзләгез һәм шунда калыгыз. Таныш булмаган кешеләр белән элемтәгә кергәндә, игътибарлы һәм сак булыгыз, чөнки табигать стихияләре вакытында автомобильләрдән, фатирлардан, хезмәт бүлмәләреннән урлашулар кискен арта.
Район мәдәният йортында 3D тавыш сыйфаты һәм проекциясе белән җиһазландырылган кино залы төзелеше тулы куәтенә бара.
Парламент дәресе тарих укытучылары Лукашина С.Х. һәм Мөхәммәтшина Л.Р., педагог - оештыручы Гәрәева Г. Э. тарафыннан, "Яңа гасыр" Республика иҗтимагый хәрәкәтенең Ютазы җирле бүлеге активистлары белән берлектә әзерләнгән иде.
Район хезмәтләре җитәкчеләре агымдагы эшләр торышы турында хәбәр иттеләр.
Россельхознадзорның Татарстан Республикасы буенча идарәсе Россия Федерациясендә африка чумасы буенча эпизоотик хәлнең киеренке булып кала бирүен хәбәр итә
2020 елның 6 ноябреннән 6 декабренә кадәр Ютазы муниципаль районында «Торак фондта куркынычсызлык айлыгы» акциясе уза.
Татарстан Республикасы буенча Кадастр палатасы Росреестрның Татарстан Республикасы буенча идарәсе белән берлектә республикада яшәүчеләргә кадастр исәбенә алу һәм хокукларны теркәү мәсьәләләре буенча консультацияләр бирә.
Сентябрь аенда Россиядә ел башыннан туучылар саны беренче тапкыр арткан һәм 2019 елның шул ук чоры дәрәҗәсеннән артып киткән.