Хөрмәтле гражданнар! "Татарстан Республикасы Гидрометеорология һәм
әйләнә - тирә мохитне күзәтү идарәсе" ФДБУдан килде:
2020 елның 06 сәгатеннән 18 сәгатенә кадәр метеорологик күренешләрнең
көчәюе турында консультация-кисәтү
Татарстан Республикасы территориясендә һәм Казан шәһәрендә 2020 елның
18 октябрендә иртән, көндез урыны белән секундына 15-18 метр тизлектә
көчле җил көтелә.
Татарстан Республикасы буенча Русия ГТХМ Баш идарәсе халыкка киңәш
итә:
Җил көчәйгәндә:
1 Биналардан чыгуны чикләргә, биналар эчендә булырга киңәш итәбез.
Балаларны караучысыз калдырмау мөһим.
2 Әгәр көчле җил вакытында сез урамда калсагыз җир асты кичүенә яки
биналар подъездларында яшеренергә киңәш итәбез. Көчле җилдән йорт
диварлары янында яшеренергә кирәкми, чөнки түбәдән шифер һәм
башка түбә ябу материаллары төшәргә мөмкин. Бу шулай ук җәмәгать
транспорты тукталышларына, төзелеп бетмәгән биналарга да кагыла.
3 Урамда реклама щитларыннан, элмә такталардан, юл билгеләреннән,
электр тапшыру линияләреннән ераграк торырга кирәк.
4 Зур агачлар янында торырга, шулай ук алар янында автотранспорт
куярга ярамый - җил белән сынган ботаклар хәвеф-хәтәр тудыра.
5 Көчле җил вакытында электр тапшыру линиясе астында басып тору
һәм өзелгән электр үткәргечләргә якын килү үлем куркынычы белән
яный.
6 Югары катлар тәрәзәләреннән ватылып төшкән тәрәз пыяласы, шулай
ук җил нәтиҗәсендә төшкән түбә һәм декор элементлары куркыныч
тудырырга мөмкин. Төзелә башлаган яки ремонтлана торган биналар
янында мондый куркыныч арта.
7 Барлык йорт тәрәзәләрен тыгызлап ябарга кирәк, балконнар һәм
лоджияләрдән тышка төшәргә мөмкин булган предметларны алу зарур.
8 Торакта яки эш урынында тәрәзәләрдән мөмкин кадәр ераграк
торырга кирәк.
Теләсә нинди бәла булган очракта сез һәрвакыт ашыгыч хезмәтләрне
бердәм чакыру номерына – «101,112» мөрәҗәгать итә аласыз.
Шалтыратулар тәүлек әйләнәсендә, шәһәр һәм кәрәзле телефоннардан
бушлай кабул ителә.
ТР буенча Россия ГТХМ Баш идарәсенең "ышаныч телефоны" 8 (843)
288-46-96.
2020 елның 18 октябрендә иртән һәм көндез 06 сәгатьтән 18 сәгатькә кадәр метеорологик күренешләрнең интенсивлыгы турында консультация-кисәтү
Матур көз көнендә Зәрия Әхмәдулла кызы һәм Салават Мөслим улы интернат-йортта яшәүче якташларын игътибардан читтә калдырмадылар
Район мәдәният йортында Бөтенроссия сукырлар җәмгыятенең Ютазы җирле оешмасы хисап-сайлау җыелышы уздырды.
Бүген «ТАПАРТ» ОЭМЗ предприятиесе территориясендә Әбсәләм авыл җирлеге хезмәткәрләре Әбсәләм авылы халкы һәм укучылары белән берлектә юкәләр аллеясы утырттылар
Начар метеорологик күренешләр: 2020 елның 17 октябрендә төнлә һәм иртән Татарстан Республикасы территориясендә һәм Казан шәһәрендә урыны белән көчәйгәндә 15-16 метрга кадәр көчле җил көтелә.
2020 елның 17 октябренә 2020 елның 16 октябре 18 сәгатеннән 17 октябре 18 сәгатенә кадәр Көнчыгыш Кама алды һәм Кама аръягы буенча:
Болытлы, көндез аязучан болытлы. Төнлә һәм иртән яңгыр, урыны белән төньяк районнарда юеш кар, көндез явым-төшемсез. Җил көньяк-көнбатыштан төньяк-көнбатышка таба күчүчән, секундына 6-11 метр, төнлә һәм иртән урыны белән көчәйгәндә секундына 15-16 метр тизлектә. Төнлә минималь һава температурасы +1..+6˚. Көндез максималь һава температурасы +6..+10˚.
Татарстан Республикасы Дәүләт Советының «Мәрхәмәт-Милосердие» хатын-кыз депутатлар берләшмәсе Татарстан Республикасында Кеше хокуклары буенча вәкаләтле вәкил һәм Татарстан Республикасы Профсоюзлары федерациясе белән берлектә 20 октябрьдә 10 сәгатьтән 15 сәгатькә кадәр “Хатын-кызларның хезмәтен саклау: хокуклар һәм гарантияләр” темасына 8(800) 201-16-00 телефоны аша “Хатын-кыз игътибары” "кайнар линиясен" оештыра.
2020 елда Татарстан Республикасында Кеше хокуклары буенча вәкаләтле вәкил дәүләт органнары җитәкчеләре белән берлектә гражданнарны кабул итү практикасын дәвам итә.
Бу көннәрдә Хөррият авылы янында урнашкан “Дубравушка” балалар лагеренда Татарстан Республикасы рәссамнарының пленеры уза.