Россия Президенты Владимир Путин Хөкүмәт әгъзалары белән очрашты, киңәшмә барышында Дмитрий Патрушев «Язгы кыр эшләре чорында авыл хуҗалыгы җитештерүчеләренә ярдәм итү турында»гы нотык белән чыгыш ясады.
Ютазы муниципаль районында техник караулар үткәрү графигы нигезендә сәнәгать предприятиеләре балансында булган транспорт чараларына техник карау уздыру башланды.
«Коррупциягә каршы тору турында» 2008 елның 25 декабрендәге 273-ФЗ номерлы Федераль закон нигезендә, дәүләт һәм муниципаль вазыйфаларны биләүче затлар, дәүләт һәм муниципаль хезмәткәрләр, шулай ук дәүләт һәм муниципаль учреждениеләр җитәкчеләре 2020 елның 30 апреленнән дә соңга калмыйча үзләренә карата, шулай ук үз гаилә әгъзаларының (ир белән хатын һәм балигъ булмаган балалар) керемнәре турында мәгълүмат бирергә тиеш.
Шулай итеп, Ютазы районының азык-төлек кибетләрендә булганда нинди картинаны күзәтергә була соң?
КОРОНАВИРУС ИНФЕКЦИЯСЕН КИСӘТҮ МАКСАТЫННАН ҺӘМ ХАЛЫК АРАСЫНДА СОРАУЛАР ТУУНЫ КҮЗДӘ ТОТЫП, "КАЙНАР ЛИНИЯ" ТЕЛЕФОННАРЫ ЭШЛИ.
2020 елның 21 мартында 10.00 сәгатьтә автовокзал янындагы территориядә районның авыл хуҗалыгы формированиеләре һәм эшкуарлары катнашында авыл хуҗалыгы ярминкәсе узачак.
Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов кушуы буенча республиканың азык-төлек базарларындагы вәзгыятьне контрольдә тоту өчен оператив штаб төзелде, аның составына Татарстан Республикасы Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгы, Татарстан Республикасы Сәүдә-сәнәгать министрлыгы, ФАСның Татарстан Республикасы Идарәсе кереде. «Безнең белгечләр көн саен кибетләрне йөреп чыгалар, алардагы азык-төлек продуктларының барлыгын контрольдә тоталар. Әгәр кайбер кибетләрдә киштәләр буш икән, бу продуктлар беткәнне аңлатмый, кешеләр, димәк, күбрәк йөри башлаган, иртәнгә алар яңадан тутырылган була», – дип, вәзгыятьне аңлатты Татарстан Республикасы авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрының беренче урынбасары Наил Залаков.
2006-2007 елгы малайлар һәм кызлар арасында самбо буенча Татарстан беренчелегендә 220 спортчы катнашты.
Үзәк балалар китапханәсе хезмәткәрләре Урыссудагы 2 санлы мәктәпнең 8 сыйныф укучылары өчен тарих хатирәләрен саклау һәм 1941-1945 еллардагы Бөек Ватан сугышында җиңүнең 75 еллыгы уңаеннан «Сугыш юллары аша узыйк» дип исемләнгән патриотик квиз-уен үткәрделәр.
Терлекчелек белгечләре әйтүенчә, сыерларның продуктлылыгын арттыруда, нәсел эшен яхшыртуда һәм әледән-әле килеп чыга торган авыруларны кисәтүдә ясалма орлыкландыру ысулын куллану үзенең уңай нәтиҗәләрен бирә.