Татарстан Республикасы Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгы хәбәр итүенчә, 2020 елда «Яшьләрнең социаль-икътисадый инициативалары» Гомумроссия иҗтимагый берләшмәләр берлеге яшьләрнең авторлык проектларына һәм мәгариф өлкәсендәге проектларга «Минем илем – минем Россия» Бөтенроссия конкурсын уздыра.
3 февраль көнне Үзәк китапханәнең хезмәт күрсәтү бүлеге хезмәткәрләре Сталинград сугышы тәмамлануга 77 ел тулу уңаеннан «Җиңү хакында искә ал- Сталинград сугышы турында китап укы» дигән акция оештырдылар.
Әлмәт шәһәрендә "Ел тәрбиячесе -2020" Республика конкурсының зональ этабы узды.
Анда Ютазы районын безнең педагоглар - 6 нчы санлы балалар бакчасы тәрбиячесе Карипова Гүзәлия Рафаел кызы, Димтамак балалар бакчасы тәрбиячесе Миргалимова Зилә Заһит кызы тәкъдим итте.
2020 елның 4 февралендә, 14.00 сәгатьтә, ЮМР башкарма комитеты бинасында, 211 нче бүлмәдә, Федераль суд приставлары хезмәте, мәшгульлек үзәге, социаль яклау, опека һәм попечительлек бүлеге белгечләре чакырылып, ата-аналары алимент түләүдән тайпылучы балигъ булмаган балалы гаиләләргә хокукый ярдәм күрсәтү буенча бердәм кабул итү көне үткәрелә.
Линар һәм Айгөл Мортазиннар гаиләсендә әлеге бала көтеп алган беренчеләре. Яңа туган нарасыйга Амаль дип исем кушканнар.
Болытлы. Урыны белән юеш кар һәм яңгыр рәвешендә явым-төшем. Төнлә һәм иртән урыны белән томан. Җил көньяк-көнбатыштан, секундына 6-11метр, урыны белән көчәйгәндә, 14 метрга кадәр. Төнлә минималь һава температурасы һәм көндез максималь температура -2..+2 градус. Юлларда бозлавык, урыны белән - көчле.
Бүген авыл хуҗалыгы тармагы җитәкчеләре һәм белгечләр, авыл җирлекләре башлыклары “Уңыш” җәмгыятендә, “Ансель Вафауллин” фермер хуҗалыгында 2019 елда дәүләт программалары нигезендә һәм хуҗалыкларның үз көче белән төзелгән өр-яңа сөт комплекслары эшчәнлеге белән танышты. Семинар-киңәшмә эшендә район башкарма комитеты җитәкчесе Аяз Шафигуллин катнашты.
"Мәхәббәт пар канатлы булса гына бәхет китерә", - дигән бер акыл иясе. Шөкер, районыбызда озак еллар парлап канат кагып яшәүчеләр юк түгел. Урыссу бистәсендә яшәүче Зәния апа белән Миргасим абый һәм Насыйровлар гаиләсенә әнә шундый бәхет насыйп булган. Алар шушы көннәрдә үзләренең бриллиант туйларын уздырдылар.
Атналык киңәшмәдә бүләкләр тапшырылды.
Кәрәкәшле авыл җирлеге җыенында катнашкан халык Көчле елга урамындагы инеш буенда үсә торган карт агачларны кисүне үтенеп, беренче ел гына мөрәҗәгать итмәде.