Бүген Татарстан Республикасы Дәүләт Советы депутаты, «Бердәм Россия» партиясе әгъзасы Леонид Якунин гражданнарны кабул итте.
Район мәдәният йортында җыелган күп сандагы тамашачылар, аеруча аналар өчен куелган концерт программасы башыннан алып ахырына кадәр җир йөзендәге иң кадерле затлар – әниләргә мәдхия җырлады.
Аязучан болытлы һава. Явым-төшемсез. Җил көньяктан секундына 6-11 метр, урыны белән көчәйгәндә 14 метрга кадәр. Минималь температура төнлә һәм иртән -7 метр..-11 градус. Көндез максималь һава температурасы -2..-6 градус. Юлларда урыны белән бозлавык саклана.
2019 елның 27 ноябрендә Район мәдәният йортында «Әниләр көне»нә багышланган ярминкә оештырылды, анда үзмәшгульләр сыйфатында теркәлгән гражданнар актив катнашты.
«Бердәм Россия» партиясе тарафыннан үткәрелә торган гражданнарны кабул итү атнасын уздыру кысаларында 29 ноябрьдә Татарстан Республикасы Дәүләт Советы депутатлары һәм аларның ярдәмчеләренең түбәндәге график буенча гражданнарны шәхси сораулары буенча кабул итү оештырылачак:
2019 елның 30 ноябрендә 8.00 сәгатьтә автовокзал каршындагы мәйданда авыл хуҗалыгы формированиеләре, Ютазы районы кулланучылар берләшмәсе һәм район эшкуарлары катнашында авыл хуҗалыгы ярминкәсе узачак.
Башкарма комитет җитәкчесе Аяз Шафигуллин Урыссу бистәсе депутатлары белән очрашты.
Бүген район хакимиятенең утырышлар залында узган өченче чакырылыш Татарстан Республикасы Ютазы район советының 29 утырышында район советы депутатлары район башлыгы урынбасары итеп Бәйрәкәтамак авыл җирлегенең элеккеге башлыгы Зөлфия Әгълиеваны сайлады.
Аязучан болытлы һава. Явым-төшемсез. Җил көньяктан, көньяк-көнбатыштан, секундына 5-10 метр, урыны белән көчәйгәндә 14 метрга кадәр. Минималь температура төнлә һәм иртән -7 ..-10 градус, аязытканда –минус 15 градус; Көндез максималь һава температурасы -4..-7 градус. Юлларда урыны белән бозлавык саклана.
Үзәк китапханәдә китап укучылар өчен Әниләр көненә багышлап күргәзмә оештырылды.