ЯҢАЛЫКЛАР


26
ноябрь, 2019 ел
сишәмбе

Бүген район Советының кече утырышлар залында Ютазы районы башкарма комитет җитәкчесе Аяз Шафигуллин эшкуарлар белән очрашты.

Татарстан  Республикасы Авыл хуҗалыгы  һәм азык-төлек  министрлыгы хәбәр итүенчә,  авыл  хуҗалыгын үстерүнең дәүләт программасын  гамәлгә ашыру  кысаларында  2020 елдан  гаилә  терлекчелек  фермаларына  ярдәм  бирүнең кайбер  кагыйдәләре  үзгәрәчәк.  


25
ноябрь, 2019 ел
дүшәмбе

Диматамак авылында гомер итүче Гүзәл һәм Ленар Исмәгыйлевлар гаиләсендә 2019 елның беренче игезәк балары Дина һәм Рина туды.

Ноябрь ае ахырында Урыссу үзәк район хастаханәсенең бала тудыру бүлеге хезмәткәрләре тагын бер сабыйга дөньяга туарга ярдәм итте. 3 килограмм 295 грамм авырлыкта туган кечкенә Кәримнең буе 56 сантиметр.

Моннан берничә ел Яңа Каразирек авылы халкы хәләл акчасы хисабына үз авылында медицина пункты тергезде – ябык торган бинаны, СанПиН таләпләренә туры килерлек итеп ремонт ясады. Хәтта тантаналы ачу көне дә булды...

Бүген  Татарстан Республикасы  авыл  хуҗалыгы  һәм азык-төлек  министрының беренче  урынбасары Наил Залаков Татарстанда  авыл  хуҗалыгы  продукциясен  потенциаль җитештерүчеләр-экспортлаучылар  белән  очрашты.  

Республикада  авыл  хуҗалыгы  кооперациясен  үстерүгә  Татарстан  Республикасы Авыл хуҗалыгы  һәм азык-төлек  министрлыгы тарафыннан  зур  игътибар  бирелә.   Кооперативка керү  фермерлар  өчен  аерым  өстенлеккә  ия.   Беренче  чиратта  – продукцияне җитештерү, саклау  һәм эшкәртү  буенча  көчләрне  берләштерү  исәбенә  җитештерүнең  табышлылыгын арттыру ул. 

#Юмарт сишәмбе (#Щедрый вторник) – халыкара хәйриячелек хәрәкәте. Аның төп максаты – хәйриячелек культурасын үстерүгә яңа сулыш өрү һәм игелекле эшләргә кешеләрне күбрәк җәлеп итү.

Роспотребнадзорның ТР буенча идарәсенең территориаль бүлеге 2019 елның 25 ноябреннән 1 декабренә кадәр Бөтендөнья СПИДка каршы көрәш көненә багышланган "кайнар линия" үткәрүне оештыра. "Кайнар линия” телефоннары - 8(85569)56363, 8(85569)56362, 8: 00 сәгатьтән 17: 00 сәгатькә кадәр.

Урыссу бистәсенең “Восток” сәүдә-күңел ачу үзәгендә урнашкан сайлау участогында “Электросоединитель” җәмгыяте хезмәткәре Тамара Геннадьевна Немцова беренче тапкыр гына гражданлык бурычын үтәми.


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International