ЯҢАЛЫКЛАР


29
октябрь, 2019 ел
сишәмбе

28 октябрь көнне Үзәк балалар китапханәсендә мөмкинлекләре чикләнгән балалар өчен интернат мәктәпнең 6 сыйныф укучылары белән «Китап дәваханәсе» дип исемләнгән китапханә дәресе узды. 

Болытлы һава, төнлә аязучан. Кар, урыны белән буран. Көньяк-көнбатыштан исүче җилнең тизлеге секундына 6-11 метр, урыны белән көчәйгәндә 17 метрга кадәр. Төнлә һаваның минималь температурасы - -6..-8º. Көндез максималь һава температурасы - -1..-3º. Юлларда урыны белән бозлавык.

Татарстан Республикасының архив эше буенча дәүләт комитеты тарафыннан 2019-2020 нче елларда "Гаиләң архивын тапшыр" конкурсын үткәрү турында хәбәр итәбез.

Кәрәкәшле туган як тарихын өйрәнү музеенда "Халыклар бердәмлеге көне" дип аталган лекция уздырылды.

Кәрәкәшле туган як тарихын өйрәнү музеенда, сәяси репрессия корбаннарын искә алу көненә багышланган,"Сирин Батыршин - репрессияләнгән шагыйрь" дип исемләнгән кичә уздырылды.

Бүген  Татарстан  Республикасы  Премьер  министры  урынбасары – Татарстан Республикасы  авыл  хуҗалыгы  һәм азык-төлек  министры Марат Җәббаров “Авыл” (“Деревня”) авыл  хуҗалыгы   кулланучылар кооперативы  рәисе  Никола Иветич белән очрашты.    

2019 елның 4 ноябрендә, 8: 00 сәгатьтә, район мәдәният йорты янындагы мәйданда авыл хуҗалыгы формированиеләре, Ютазы районы кулланучылар берләшмәсе һәм район эшмәкәрләре катнашында бәйрәм авыл хуҗалыгы ярминкәсе узачак.


28
октябрь, 2019 ел
дүшәмбе

Уңайсыз метеорологик күренешләр: якын көннәрдә, төньяк атлантик циклоннарның Россиянең Европа территориясенә чыгуы белән бәйле, Татарстан Республикасында һава торышы сизелерлек начарланачак.

Татарстан  Республикасында  2020  ел  уңышы  өчен    498,1 мең   га мәйдан чәчелгән, шуннан 371,3 мең га (74,5%) – көзге  бодай, 121,6 мең  га (24,4%) – көзге  арыш. Бүген Татарстан  Республикасы Хөкүмәте  Йортында  узган  республика киңәшмәсендә  Татарстан Республикасы  авыл  хуҗалыгы  һәм азык-төлек  министры    Марат Җәббаров шундый  белешмәләр  бирде. 

2019 елның 26 октябрендә Ютазы районы Башкарма комитетының утырышлар залында партиянең җирле бүлекчәсе конференциясе уздырылды.


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International