Үзәк балалар китапханәсе рус шагыйре М.Ю. Лермонтовның тууына 205 ел тулуга багышланган «Китапханәдә Лермонтов шигърияте көне» VI төбәкара акциясендә катнашты. Балалар китапханәсе хезмәткәрләре тарафыннан «Мятежный парус Лермонтова » китап күргәзмәсе оештырылды, анда шагыйрьнең тормышы һәм иҗаты турында китапханәдә булган әдәбият, шулай ук аның әсәрләре тәкъдим ителде.
Аязучан болытлы һава. Явым-төшемсез. Төнлә һәм иртән урыны белән томан. Җил көньяк-көнбатыштан секундына 5-10 метр, көндез 7-12 метр, көчәйгәндә, урыны белән секундына 17 метрга кадәр. Төнлә һаваның минималь температурасы +1..+5º. Көндез максималь һава температурасы +9..+13º.
24 октябрьдә, җәмгыятькә физик мөмкинлекләре чикләнгән кешеләрнең яшәеше, аларга ярдәм итү һәм алар белән теләктәшлек турында искә төшерә торган «Ак кул таягы» айлыгы кысаларында, Үзәк китапханәнең уку залында «Күңел яктылыгы караңгыны таратыр» дип аталган чара үткәрелде
Аязучан болытлы һава.
Нәкъ менә шулай – халык өмәләре. Чөнки тирә-яктагы пычрактан тәмам гарык булган яшәүчеләр үз теләкләре белән өмәгә чыга. Шундый санитар чараларның чираттагысы бүген иртәнге якта Шамкин урамында урнашкан биш катлы йортлар белән гараж массивы арасындагы территориядә узды.
Ютазы авылыннан Дания һәм Гамил Сабировлар яши торган йорт - торак пунктның бер күрке. Хәер, әлеге төзек һәм матур ихатада гомер итүче ир белән хатын үзләре дә авылда үрнәк гаиләләрнең берсе.
2014 елдан башлап Татарстанда террорчылык структураларын финанслаган өчен 20 кеше хөкем ителгән.
ТР Дәүләт алкоголь инспекциясенең Әлмәт территориаль органына Россия Эчке эшләр министрлыгының Ютазы районы буенча бүлегеннән материал кергән, административ тикшерү алып барыла.
Әбсәләм авылында яшәүче Мәдинә Гаптелгали кызы Фәрукшина Ютазы районында иң өлкән кешеләрнең берсе. Аңа шушы көннәрдә 100 яшь тулды.
Узган ял көннәрендә Иске Урыссу һәм Акбаш авыл җирлекләрендә, җирлек башлыклары Әминова Фәния һәм Синәгатуллина Ләйсән җитәкчелегендә, агачлар утырту буенча өмәләр булып узды.