Сезне авыл хуҗалыгы формированиеләре, Ютазы районы кулланучылар берләшмәсе һәм район эшкуарлары катнашында ярминкәгә чакырабыз, ул 2019 елның 26 октябрендә 08:00 сәгатьтә автовокзал каршындагы мәйданда узачак.
Аязучан болытлы һава.
2019 елның 14 ноябрендә , Пушкин урамы, 38 адресы буенча урнашкан район хакимияте бинасының кече залында 10.00 сәгатьтән 12.00 сәгатькә кадәр Татарстан Республикасы Дәүләт хезмәт инспекциясе җитәкчесе урынбасары вазыйфаларын вакытлыча башкаручы Хәернасов Ф. Р. гражданнарны кабул итә.
Татарстан тулысынча электрон рецептларга күчәчәк һәм бердәм лаборатор системаны гамәлгә кертәчәк.
Татарстан Республикасы Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгы “Татарстан Республикасы агросәнәгать комплексының иң яхшы хезмәткәре” республика конкурсына гаризалар кабул итә башлады, ул авылда квалификацияле хезмәткәрләрнең статусын һәм абруен күтәрү максатында оештырыла.
19 октябрьдә Санкт-Петербургта Хәсән базарында “Уңыш - 2019” бәйрәме кысаларында “Татар утары” павильонын ачу тантанасы узды.
Терлекчелек тармагының 2019 елдагы 9 айлык эшенә йомгаклар турында бүген Татарстан Республикасы Хөкүмәте Йортында узган киңәшмәдә Татарстан Республикасы Премьер министры урынбасары – Татарстан Республикасы авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры Марат Җәббаров сөйләде.
2-4 сыйныф укучылары өчен «Мин дөрес юлда» дип аталган экологик сәгать үткәрелде.
Чуваш Республикасының Чабаксар шәһәрендә «Хыпар» газетасы призына гер спорты буенча Бөтенроссия турниры узды.
2019 елның 19 октябрендә 06:00 сәгатьтән 08:00 сәгатькә кадәр Урыссу-Октябрьский автомобиль юлының өченче километрында Ютазы эчке эшләр бүлеге хезмәткәрләре тарафыннан «Тоннель» рейды үткәрелде.