ЯҢАЛЫКЛАР


2
октябрь, 2019 ел
чәршәмбе

Бөек Ватан сугышы елларында Чехословакия, Венгрия, Австрия илләрен узып, җиде ел гомерен Ватан алдындагы уллык бурычын үтәргә багышлаган Инком Нәҗип улы Абдуллинга шушы көннәрдә 93 яшь тулды.


1
октябрь, 2019 ел
сишәмбе

Болытлы һава, көндез аязучан болытлы. Көндез бераз яңгыр. Җил көньяктан, көньяк-көнбатыштан, төнлә һәм иртән урыны белән көчәйгәндә, секундына 18 метрга кадәр. Минималь температура төнлә +7..+12º. Көндез максималь һава температурасы +11..+16º.

Бүген, 1 октябрьдә, Игелек һәм хөрмәт көнендә, хакимияттә эшләп пенсиягә чыккан өлкән буын вәкилләре хөрмәтләнде.

Хөрмәтле сугыш һәм хезмәт ветераннары, мөхтәрәм пенсионерлар!


30
сентябрь, 2019 ел
дүшәмбе

2019 елның 16-19 сентябрендә безнең районның авыл җирлекләре башлыклары - Ютазы авыл җирлеге башлыгы Сафиуллина Гөлнара, Бәйрәкәтамак авыл җирлеге башлыгы Әгълиева Зөлфия, Акбаш авыл җирлеге башлыгы Синәгатуллина Ләйсән һәм Димтамак авыл җирлегеннән Илгиз Сәләмов Казан федераль университетының дәүләт һәм муниципаль идарә югары мәктәбе базасында узган «Татарстан Республикасы авыл җирлекләре башлыклары эшчәнлегенең актуаль мәсьәләләре» дип аталган махсус белем бирү программасы буенча укулар үттеләр.

Болытлы.

Вакыты белән яңгыр.

Җил көньяк-көнбатыштан, көньяктан, секундына 9-14 метр, төнлә урыны белән 20 метрга кадәр, көндез 22 метрга кадәр.

Минималь һава температурасы төнлә +4..+9º.

Көндез максималь һава температурасы +9..+14º.

Яшь белгечләр   авыл  территорияләрен  комплекслы  үстерү буенча  дәүләт  программасы  кысаларында  2020 елдан  авыл  җирендә  3%ка кадәр ставка  белән  ипотека кредиты алырга  мөмкин.  

Татарстан Республикасының иң яхшы белем бирү оешмалары укытучыларын ачыклау һәм стимуллаштыру, татар телендә укыту процессын оештыру, мәктәп укучыларына полилингваль белем бирүнең сыйфатын арттыру, татар телендә белем бирү буенча мәктәп яшендәге балалар белән эшләүне оештыруда инновацион алымнар куллану, шулай ук иң яхшы педагогик тәҗрибәне тарату максатыннан, 2019 елның 9 сентябреннән 1 октябренә кадәр “Оста мөгаллим” республика конкурсы оештырылды һәм үткәрелде.

Соңгы  бер  атна  эчендә  республикада    1,4 мең га бәрәңге, 500 га яшелчә җыелды,   256 мең  тонна шикәр  чөгендере  чыгарылды.  Шул  чор  эчендә  Татарстанның  шикәр  заводларында   20,4 мең тонна  шикәзр  комы  җитештерелде.    Бу  хакта  бүген  Татарстан  Республикасы  Премьер  министры  урынбасары – Татарстан Республикасы  авыл  хуҗалыгы  һәм азык-төлек  министры Марат Җәббаров  Татарстан  Республикасы Хөкүмәте Йортында  узган  киңәшмәдә  сөйләде.  

Башта Ташкичү һәм Кече Урыссу китапханәчеләре бу авыллар балаларын кыскача Интернет көненең тарихы белән таныштырдылар.


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International