ЯҢАЛЫКЛАР


10
май, 2019 ел
җомга

Безнең районда "Нык гаилә" партия проекты кысаларында, ата-аналар белән төрле конкурслар һәм ярышлар үткәрү традициягә әйләнде, аның максаты - гаилә институтын һәм гаилә кыйммәтләрен ныгыту.


8
май, 2019 ел
чәршәмбе

Кадерле Бөек Ватан сугышы ветераннары, тыл хезмәтчәннәре, сугыш чоры балалары!

Бүген Бәйрәкә авылы халкы, күп санлы кунаклар Бөек Җиңүнең 74 еллыгын тантанлы төстә билгеләп узды.

Ютазы муниципаль районы башлыгы Рөстәм Нуриев «Бердәм РОССИЯ» партиясеннән VI чакырылыш Татарстан Республикасы Дәүләт Советына депутатлыкка кандидатлар күрсәтү өчен кандидатуралар буенча алдан тавыш бирүдә катнашучы буларак сайлаучылар белән очрашты.

Дистә еллар дәвамында Җиңү көне 9 май Россиядә иң дулкынландыргыч, иң изге бәйрәм һәм күркәм дата булып кала. Башка бер генә бәйрәм дә аның белән тиңләшә алмый.

Укучылар арасында конкурс нәтиҗәләре буенча мәктәпкәчә белем бирү учреждениеләре арасында Урыссудагы 7 санлы мәктәпкәчә белем бирү учреждениесе җиңүче дип табылды, 2 урын –Урыссудагы 5 санлы балалар бакчасында, 3 урында - Урыссудагы 6 санлы мәктәпкәчә белем бирү учреждениесе.


7
май, 2019 ел
сишәмбе

7 май көнне, Җиңү бәйрәме алдыннан, Үзәк китапханә хезмәткәрләре Урыссудагы 3 санлы мәктәпнең 8 нче сыйныф укучылары белән «Строка, оборванная пулей» дип исемләнгән шигърият сәгате үткәрде.

Алмашынучан болытлы һава.

Көндез урыны белән яңгыр.

Аерым районнарда яшенле яңгыр, төнлә һәм иртән урыны белән томан.

Җил көньяк-көнбатыштан, секундына 4-9 метрга кадәр, урыны белән көчәйгәндә 13 метрга кадәр, яшен вакытында 17 метрга кадәр тизлектә.

Һаваның минималь температурасы төнлә +10..+15º.

Көндез максималь һава температурасы +21..+26º.

Ютазы авыл җирлеге башлыгы Сафиуллина Гөлнара Бөек Ватан сугышы ветераны Сираҗев Ягъфәр Сираҗ улын якынлашып килүче Җиңү көне белән котлады һәм район башлыгы Нуриев Р. М. исеменнән бүләк тапшырды. Шулай ук җирлек башлыгы район башлыгы исеменнән сугыш ветераннарының тол хатыннары Гөлчирә Мөхәммәтгали кызын, Гарвия Шәрип кызын, Гөлчирә Җәләлетдин кызын котлады.

1 Май һәм 9 Май алдыннан без, Урыссу бистәсенең Химиклар тыкрыгы, 5а санлы йортта яшәүче кешеләр, үз ишек алдыбызны тәртипкә китердек.


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International