Берьюлы борчак, көнбагыш һәм арпа кырларында чәчүне башлаган “Уңыш” җәмгыяте механизаторлары да язгы кыр эшләренә масштаблы итеп кереште.
“АгроМир” җәмгыяте игенчесе Нәфис Галимов иярләгән зур куәтле тракторның колач җитмәслек Баланлы кырының офык белән тоташкан урыныннан килеп чыгып, тирә-якны иңләп килүе генә дә күңелләрдә горурлык катыш шатлык хисе уятты.
Районга республика авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрының игенчелек тармагы буенча урынбасары Илдус Габдрахманов эшлекле сәфәр белән килде.
Ни өчен кешеләр бии?
Хуҗалык эшләрендә ярдәм иттеләр, өй җыештырдылар. Соңыннан хуҗабикә белән бергә чәй өстәле артында җылы әңгәмә кордылар.
26 апрельдә без бөек татар шагыйре Габдулла Тукайның тууына 133 ел тулуны билгеләп үтәбез. Татар әдәбиятын үстерү тарихына, ул милли шигъриятнең нигезен салган һәм аның классик стилен тудырган талантлы халык шагыйре буларак кереп калды.
Миннебай Миңнекәй улы Миңнекәевны якынлашып килүче Бөек Җиңүнең 74 еллыгы белән район башкарма комитеты җитәкчесе Светлана Самонина һәм ветераннар советы рәисе Зоя Глушкова тәбрик итте.
Талпан энцефалиты – үзәк нерв системасының зарарлануына, еш кына параличлануга китерүче йогышлы авыру. Авыруның инфекция чыгынагы булып җәйге айларда талпан (урман бете) үрчегән урман массивлары санала.
Кышкы маршрут учеты белән бәйле мәсьәләләр турында фикер алыштылар. Ау кагыйдәләре белән таныштырдылар. Шулай ук “уылдык чәчү” операциясе турында мәгълүмат җиткерелде.
Район мәдәният йортында язгы чакырылуга эләккән ир-егетләр һәм аларның әти-әниләре өчен оештырылган бәйрәм тәмамланды.